Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Имгәнгәндә һәм өшегәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

Елның иң салкын фасылы баш бәласенә әверелмәсен өчен нәрсәләрне истә тотарга соң? Имгәнгәндә һәм өшегәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

Хәтәр чорга аяк бастык… Урамда аз гына ялгыш хәрәкәт ясадыңмы –  имгәнәсеңне көт тә тор! Кышкы чорда имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары ике-өч тапкыр арта, ди белгечләр. Шулай ук зәмһәрир салкыннарда өшү очраклары да еш була. Елның иң салкын фасылы баш бәласенә әверелмәсен өчен нәрсәләрне истә тотарга соң? Имгәнгәндә һәм өшегәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

ӨШҮ

Билгеләре: тәннең өшегән өлеше сизгерлеген югалта. Кайчак ул чәнчеп, чеметкәләп тә торырга мөмкин. Беренче дәрәҗәдәге өшү вакытында өшегән урын агарып чыга. Икенче дәрәҗәсе күзәтелгәндә, өшегән урында кабырчыклар пәйда була. Өченче дәрәҗәдәге өшү вакытында исә ул урыннар кара янып чыга. Бөтен тән өшегәндә кеше сүлпәнәя, ваемсызга әверелә. Аның тәне салкын, пульсы еш, кан басымы төшкән, тән температурасы 36 градустан да түбән була.

Тыела: өшегән урынны кар белән ышкырга, куллар, тукыма яки спирт белән уарга ярамый. Болай эшләгәндә, кул-аякларның болай да зәгыйфь кан тамырларына зыян килүе бар.  Өшегән урынны кайнар су ярдәмендә яисә учак янында тиз генә җылытырга маташу да – зур хата. Бу кан тамырларында тромб хасил итеп, өшегән тән тиресенә икеләтә зыян салачак.

Беренче ярдәм: өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштыру зарур. Туңган җирне акрынлап кына җылыта башларга кирәк. Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, аларны ваннада яки табакта җылытырга була. Аннан соң 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә. Бөтен җире өшегән кешене исә – җылы одеялга төрергә, өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән урап куярга кирәк. Зыян күрүчегә күп итеп җылы су яки чәй эчерергә дә онытмагыз. Андый чакта кешегә авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс. Өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан кайтмаса, анда көчле авырту, тире капламының төссезлеге сакланса, тирегә бармак белән басып алгач, төсе үзгәрмәсә, эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

СӨЯК СЫНУ

Билгеләре: җәрәхәтләнгән кул яки аякны аз гына селкетергә маташканда да көчәюче кискен авырту сизелә. Билгеле булганча, сөяк сынуның ачык һәм ябык төрләре була. Ябык сыну вакытында тире бозыла. Күчәре үзгәрү һәм мускуллары кыскару нәтиҗәсендә, гадәттә, кул-аякның озынлыгы кечерәя. Шул сәбәпле тышкы яктан аларның формасы үзгәрә. Ачык сыну вакытында тән тиресе ертылып ук чыга. Кайчак хәтта сөякнең очы күренеп торырга да мөмкин.

Тыела: сөякне утыртам дип сынган урынны тарткалау тыела.

Беренче ярдәм: иң элек сынган урынга кул астындагы таяк, такта яки эре ботаклар ярдәмендә шин салыгыз. Җәрәхәтләнгән очлык мөмкин кадәр азрак хәрәкәтләнерлек булсын. Алга таба сынган кул-аякны яулык, шарф, каеш ярдәмендә ике күрше буынны шин эләктерерлек итеп салыгыз. Әйтик, балтыр сөяге сынган вакытта шинны тез һәм балтыр-табан буыннарын эләктереп салырга кирәк. Болай эшләгәндә алар хәрәкәтсез булачак, сөяк сыныклары, тирә-яктагы тукымаларны җәрәхәтләп, күчә алмаячак. Җәрәхәтләнгән ботка шин салганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр якын-тирәдә шинга аз гына булса да охшаган бернәрсә дә юк икән, җәрәхәтләнгән аякны бинт ярдәмендә сәламәт аякка бәйләп куегыз. Иңбаш сөяге сынган вакытта кулны гәүдәгә бәйләп кую киңәш ителә. Шуннан соң гына зыян күрүчене хастаханәгә озатырга мөмкин.

 
БӘРЕЛҮ

Билгеләре: бәрелгән урын сызлый башлый, шешеп чыга. Берничә сәгатьтән бәрелгән урында кара көйгән эз дә пәйда була. Тирән тукымалар җәрәхәтләнгәндә ул урын 2–3 көннән соң да каралып чыгарга мөмкин.

Тыела: бәрелүне җиңелчә имгәнүгә санап, табибка күренүдән баш тарту, авырткан урынны махсус дару һәм мазьләр ярдәмендә генә дәваларга маташу – хата.

Беренче ярдәм: башта бәрелгән урынга кысып торучы бәйләвеч салып, аны бозлы куык, салкын компресс, юеш тастымал, салкын металл әйбер ярдәмендә суытырга кирәк. Алга таба бәрелгән аяк-кулны өчпочмаклы яулыкка асып куеп, буынны 8ле кебек бәйләвеч, шин ярдәмендә бәйләргә. Күгәргән урын тизрәк суырылсын өчен, тирегә 0,25–0,5 процентлы йод эремәсе белән «челтәрләр» ясарга мөмкин. Моның өчен 5 процентлы йод эремәсен спирт яки аракы белән сыеклатырга кирәк. Баш, күкрәк һәм корсак бәрелгәндә яшерен җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Бәрелү урынында барлыкка килгән күгәректәге үзгәрешләрне дә күзәтеп тору хәерле. Әгәр ул вакыт  барган саен төсен кызылдан – аксыл шәмәхәгә, чия кызыл һәм зәңгәргә, аннары саргылт-яшелгә үзгәртә икән, димәк, барысы да тәртиптә. Әгәр ул тагын да ныграк кызарып, шешенү һәм сызлау көчәйсә, бәрелгән урынның үлекли башлаган булуы ихтимал. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

СӨЯК КАЙМЫГУ

Билгеләре: буыннарда кискен авырту сизелә, аларның хәрәкәте чикләнә.

Тыела: яшерен-батырын түгел, каймыгуны сөяк утырту юлы белән генә җиңеп була. Әмма моны белгеч кенә башкарырга тиеш! Юкса кешенең гарип калуы да ихтимал!

Беренче ярдәм: җәрәхәтләнгән буынны селкетергә ярамый! Аны бер халәттә генә тоту өчен иң элек, сөяк сынгандагы кебек үк, кул астындагы таяк, такта яки эре ботаклар ярдәмендә шин салырга кирәк. Җәрәхәтләнгән урындагы шешне киметү өчен аңа боз, суыткычтан алынган салкын сулы шешә куеп торырга да онытмагыз. Авыртуны  баса торган даруларны сызлануга түзеп булмаган – җитди очракларда гына эчертергә киңәш ителә.

БАШ МИЕ СЕЛКЕНҮ

Билгеләре: андый чакта кешенең башы авырта, башы әйләнә, колакта яңгырый, күңеле болгана. Уйлаганда, сөйләшкәндә тоткарлык сизелә. Игътибарын туплый алмый, хәтере югала. Баш мие селкенгән кеше бер әйберне ике итеп күрә башларга да мөмкин.

Тыела: баш мие селкенгән кешене кисәк торгызырга, бер урыннан икенчесенә күчерергә ярамый. Андый кешегә теләсә нинди дару эчертү дә тыела. Ник дигәндә, алар составындагы кайбер матдәләр баш миенә кан савуга китерергә мөмкин. Баш мие селкенгән кешене артык көчле тавышлардан да ерак тотарга кирәк.

Беренче ярдәм: зыян күргән кешене иң элек тыныч урынга урнаштырып, үзенә уңайлы халәттә яткырырга кирәк. Башына салкын суга манылган сөлге куярга да онытмагыз. Баш мие селкенгән кешегә аңын җуярга ирек бирмәгез! Андый чакта аңын югалткан кеше, теле артка китеп, тончыгырга мөмкин. Нашатырь спирты иснәтеп, йә булмаса яңаклап аңына китерәсезме – сезнең ихтыярда. Алай да аңына килмәсә, башын артка җибәреп, йөзен җиргә таба борырга кирәк. Баш мие селкенгәндә кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакырту зарур. Андый мөмкинлек булмаса, зыян күрүчене, машинаның арткы утыргычында яткан килеш, ипләп кенә үзеңә илтеп җиткерергә кирәк.

 Абау!

* Егылуның да рәте бар! Кышкы җәрәхәт, имгәнүләрнең күбесе нәкъ менә шул дөрес егыла белмәвебез аркасында килеп чыга, ди белгечләр. Шуңа күрә егыла башлауны сизүгә, тиз арада утырырга киңәш итә алар. Бөтен гәүдә белән егылуга караганда, утырган очракта җәрәхәт алу куркынычы азрак. Егылганда сөяк сындырмыйм дисәң, гәүдәне бераз катырырга киңәш итәләр. Гәүдә «катырылмаган» булса, төп көч сөяккә төшеп, аны сындырырга мөмкин. Умырткалыкны җәрәхәтләүдән саклау өчен аркага түгел, ян-якка егылырга тырышыгыз, ди табиблар.

* Кышкы салкында телне тимергә тиереп карау – бала-чага арасында иң еш күзәтелә торган көтелмәгән сюрпризларның берсе. Тимергә ябышкан телне ничек коткарырга? Белгечләр андый чакта баланың теле ябышып калган әйберне (чаңгы таягы, балта, чана һ.б.) бала белән бергә җылы урынга алып керергә киңәш итә. Анда ул үзеннән-үзе ычкыначак. Баланың теле баганага ябышып калган очракта тимергә тиз генә җылы су сибәргә кирәк. Сабыйның телендә яралар калган булса, аларны хлоргексидин яисә мирамистин белән эшкәртергә киңәш ителә. Яралар төзәлгәнче әче, борычлы, кайнар ризыклар ашаудан тыелып тору да хәерле.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өшү беренче ярдәм