Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иммунитетны күтәрә торган «тәмлүшкә» ясыйк әле

Әлеге «тәмлүшкә»нең чын исеме – Амосов пастасы. Николай Амосов танылган табиб булган.

Ул тәкъдим иткән паста составындагы һәрбер әйбер дә файдалы, ә менә бөтенесен бергә кулланганда нәтиҗәсе тагын да яхшырак булачак.

Әлеге катнашма — иммунитетны күтәрә, бу исә салкын тию, грипп, коронавирус кебек авыруларга бирешүдән саклый дигән сүз.

Әлеге пастаны әзерләү өчен кирәк булачак:
0,5 кг йөзем
0,5 кг күрәгә
0,5 кг инҗир
0,5 кг кара җимеш
0,5 кг әстерхан чикләвеге
1 лимон
500 мл бал

Җимешләрне, чикләвек һәм лимонны иттарткычтан чыгарып бал белән бутарга һәм банкаларга тутырып куярга кирәк.

Катнашманы суыткычта сакларга һәм ашар алдыннан көненә 2-3 тапкыр 1әр аш кашыгы ашарга киңәш ителә.

 

Ватаным Татарстан

Фото: eat-me.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы