Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иммунитетны ныгыту өчен татлы ризык

Ит тарткыч аша 0,5 стакан йөзем, 1 стакан Әстерхан чикләвеге, 0,5 стакан миндаль, яраткан кеше кедр чикләвеге төшен дә өсти ала, кабыгы белән 2 лимон (лимонның согын гына да сыгып салырга була), ярты стакан күрәгә һәм шуның кадәр үк төше алынган кара җимешне чыгарып, шуңа 150 грамм бал кушып болгатасы.

Килеп чыккан массаны банкага салып, өстен ябып, салкынча караңгы урында яки холодильникка куясы. Бер тәүлек торганнан соң, ашар алдыннан зурларга көнгә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы, ә 3 яшьтән өлкәнрәк балаларга иртә-кич 1 бал калагы кулланырга кирәк. Әлеге татлы катнашма иммунитетны ныгыту өчен менә дигән дәва. Кайбер ризыкларга, бигрәк тә балга, аллергия булган очракта, игътибарлы булырга, табиб белән киңәшләшергә тәкъдим ителә.

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%B8%D0%BC%D0%BC%D1%83%D0%BD%D0%B8%D1%82%D0%B5%D1%82&img_url

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250