Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Инде барысы да артта диеп сөенергә өлгермәдек, тромб кузгалу сәбәпле, хәлем кинәт авырайды»

Янымнан да китми дәвалаган, ярдәм иткән һәркайсына чын күңелемнән уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телим.

Күптән түгел көчле приступ белән район үзәк хастаханәсенә барырга туры килде. Үт куыгына операция ясадылар. Инде барысы да артта диеп сөенергә өлгермәдек, тромб кузгалу сәбәпле, хәлем кинәт авырайган. 

Табибларга минем гомерне саклап калу өчен кулларыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә, нык тәвәккәлләргә туры килгән. Шөкер, барысы да уңышлы килеп чыкты.

Табиблар Сәидәхмәд Гаипназаровка, Владислав Трофимовка, Рузәл Камалиевка, хирургия бүлеге коллективына, реанимация кызларына ихлас рәхмәтләрем барып ирешсә иде. Аларның һәркайсы үз эшенең остасы, бик ипле, кешелеклеләр. Янымнан да китми дәвалаган, ярдәм иткән һәркайсына чын күңелемнән уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телим.

Рәсимә Хәйруллина, 

Иске Салавыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев