Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Инфаркт-инсульт белән көрәш елы

2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, якындагы вакытта илебездә уртача гомер озынлыгын 74 яшькә җиткерү, үлем-китемнәр санын киметү өчен барлык нигезләр дә бар. Шуңа да агымдагы елда инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган төп cәбәпләр - инсульт-инфарктларга каршы җитди чаралар күрергә...

Татарстанда үлемнәрнең 50 процентыннан артыгы йөрәк-кан тамыры авыруларыннан, ди табиблар. Шуңа да бу төр чирләрне киметүгә республикабызда соңгы елларда җитди игътибар бирелә. Шул исәптән, инсульт һәм инфаркт кичерүчеләрнең гомерен саклап калу, аларны тулы канлы тормыш рәвешенә кайтару өчен дә бик күп чаралар күрелә. Республика буенча шактый гына кан тамырлары үзәкләре ачылды.
Бүген кан тамырлары үзәкләре буенча Россия күләмендә Татарстанга тиңнәр юк, дип ассызыклаган иде Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. 2008 елдан алып баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан үлүчеләр исәбен 30 процентка киметә алганнар. Әгәр дә элек инсульт кичергәннәрнең күпчелеге инвалид булып калган булса, бүген инде мондый авыруларның бик күп өлеше савыгып диярлек чыга.
Баш миендә кан йөрешенең бик нык бозылуы - инсульт инде ул. Әгәр дә авыруга тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, нәтиҗәләрнең бик аяныч булуы ихтимал. Бу мидә кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә андагы тукымаларның әкрен генә үлүе белән бәйле. Димәк, инсульт кичергән кешегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтү зарур. Кан тамырлары үзәкләре шуның белән шөгыльләнә дә.
Ир-атларда инфаркт очрагы ешрак күзәтелсә, хатын-кызлар күбрәк инсульттан үләләр. Йөрәк-кан тамырлары авыруына китерүче сәбәпләр күптөрле. Яшь, җенес, нәселдәнлек - болары кешенең үзенә турыдан-туры бәйле булмаган факторлар. Ә менә бу төр авыруларны китереп чыгара торган югары холестерин дәрәҗәсе, югары кан басымы, тәннең артык авырлыгы, тәмәке тарту, шикәр авыруы, физик активлык түбән булу кебек факторларны күзәтүгә алып һәм үзгәртеп була. Алары инде кешенең үз сәламәтлегенә ничек каравына бәйле.
Әйтик, алкоголь тәэсирендә кан тамырлары кысыла. Бигрәк тә йөрәкне кан белән тәэмин итүче тамырлар зарарлана. Кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә, йөрәк мускуллары әкренләп тоташтыручы тукымага әйләнә - атеросклероз авыруы барлыкка килә. Йөрәк-кан тамырларының кинәт тараюы стенокардия дип атала һәм бу күренеш еш кына үлемгә сәбәпче була.
Тәмәке тарту да кан тамырларына зыян сала. Бер тәмәке "пошкыту"дан соң да, тамырлар ярты сәгать буе кысылган хәлдә кала. Йөрәккә кан барып җитсен өчен, организмга өстәмә көч түгәргә туры килә. Менә ни өчен тәмәке тартучыларның йөрәге тизрәк таушала.
Шулай ук дөрес туклануга да игътибар итәргә кирәк. Көненә уртача дүрт тапкыр ашарга киңәш ителә. Диңгез балыгы, көнбагыш, зәйтүн мае, яшелчә һәм җиләк-җимеш йөрәк өчен бик файдалы. Ә менә майлы сөт продуктлары, ипи һәм камыр ризыклары белән мавыкмаска кушалар. «Үз-үзеңне яхшы хис итү һәм физик форманы саклау өчен иң яхшы ысул - көн дә җәяү йөрү", - дип киңәш итә Гадел Вафин.
Төп куркыныч факторлары булып югары кан басымы булу (35,5 %), аннары холестерин югары булу (23 %), тәмәке тарту (17,1 %, җиләк-җимеш һәм яшелчә ашау (12,9%), симерү (12,5%), спиртлы эчемлекләр куллану (11,9%) һәм физик активлык җитмәү (9 %) тора
Йөрәк тирәсендә яисә күкрәк читлегендә авырту, басым яисә һава җитмәү 30 минуттан да озак дәвам итә, бу халәт аеруча физик авырлык яисә стресстан килеп чыга икән, моның инфаркт булуы бик тә ихтимал.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/40976

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250