Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Инфаркт якынлашуын күрсәтүче билгеләр

Инфаркт хәзер 25-30 яшьлек кешеләрдә дә еш күзәтелә. Аның якынлашуын күрсәтүче билгеләрне белгәндә бу авыруны кисәтеп була, ди табиблар.

Югары категорияле терапевт Алексей Безымянный «Звезда» телеканалына биргән интервьюсында якынлашып килүче инфаркт билгеләрен ничек танып булуы хакында сөйләде. Белгеч әйтүенчә, хәзер бу авыруның яшьләрне дә аяктан егуы еш күзәтелә. Шул ук вакытта тиздән инфаркт булачагын ачыклаганда, аны кисәтү, нәтиҗәле дәвалау мөмкин.

Күкрәк читлегендәге кискен авыртулар хәвефкә салырга тиеш. Мондый хәл күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Үз белдегең белән авыртуны басучы дарулар эчү хәлне мөшкелләндерәчәк кенә.

Күкрәк читлегендәге авырту сул як кулга да төшсә, ә кайчакта хәтта ютәл рефлексына да сәбәпче булса, һич кичекмичә дәваханәгә юллану киңәш ителә. Анда табиб авыруның хәлен бәяләгәч, электрокардиограмма төшерергә, миокардның зур зыян күрмәвен ачыклагач кына дәвалану курсы билгеләргә тиеш, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инфаркт симптом