Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Инфекционист Россиядә коронавируска күмәк иммунитет инде формалашкан дип фаразлый

Гыйнвар-февраль айларында ковидның «омикрон» штаммын йоктыручылар шактый иде, өстәвенә вакцинация темплары да арта бара, ди Сергей Вознесенский.

Россиядә коронавируска күмәк иммунитет инде формалашкандыр мөгаен, дип белдерде Россия Халыклар дуслыгы университетының (РУДН) йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский РИА Новости белән әңгәмәдә.

«Поликлиникаларда, беренчел звенода булган хәл халыкның шактый зур катламының гыйнвар-февраль айларында авырып алуын дәлилли. Өстәвенә, вакцинацияне дә исәпкә алу зарур, ул да атна саен арта бара. Шуңа күрә коллектив иммунитет инде формалашкан дип фаразларга була», — диде Вознесенский.

Ул аңлатканча, «омикрон» штаммы бик югары йогышлылыгы белән аерылып тора, шул сәбәпле Россиядә гыйнвардан авыручылар саны шактый арткан.

Шул ук вакытта авыруның барлык очраклары да лабораториядә расланмаган булырга да мөмкин, дип ачыклык кертте Вознесенский.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус күмәк иммунитет