Инсульт булганда вакыт бик әһәмиятле роль уйный
Кыш безнең организм өчен табигатьнең иң авыр фасылы. Статистика күрсәткәнчә, гыйнвар-февраль айларында йөрәк-кан тамырлары авырулары ешая, инфаркт кичерүчеләр дә кискен арта.
Бу турыда Балтач район үзәк хастахәнәсенең тәҗрибәле табибы Наил Зарипов белән әңгәмә кордык.
– Наил Камилович, сүзебезне саннардан башлыйк әле...
– Балтач хастаханәсенә яңа, 2023 елның беренче атнасында дүрт кеше инсульт, биш кеше инфаркт кичерү билгеләре белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Ел дәверендә уртача 75ләп инсульт һәм 90лап кеше инфаркт билгеләре белән район хастаханәсенә килә. Димәк, бу төр авыруга һәркем тарафыннан нык-лы игътибар кирәк һәм һәркем аның билгеләрен белеп, беренче ярдәмне күрсәтә белергә, авыруны булырмыйча калу хәстәрен күрергә тиеш. Инсульт – баш миендә кан йөрешенең бик нык бозылуы дигән сүз. Әгәр дә авыруга тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, нәтиҗәләрнең бик аяныч булуы – хәтта кешенең гомере өзелүе ихтимал. Бу мидә кислород һәм тук-лыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә андагы тукымаларның әкрен генә үлүе белән бәйле. Әгәр дә әлеге процесс килеп чыкканнан соң баш миен тиз арада кан белән тәэмин итүгә ирешеп булса, савыгуга өмет зур.
– Инсультның беренче билгеләре нинди?
– Кеше үзендә кинәт көчсезлек сизә яки бит, куллар, аяклар сизми башлый, бу бигрәк тә гәүдәнең бер ягы белән бәйле. Шулай ук кинәт күзләрнең начар күрә башлавы, сөйләшү начараю, баш әйләнү, аңны югалту һәм бик нык баш авырту, башка кинәт кенә каты итеп китереп суккан кебек тойгылар күзәтелә. Болар барысы да инсультның ачык билгеләре. Әмма бу симп-томнар кеше аңында булганда гына күренә. Халыкка мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә, андый чакларда үзеннән-үзе бетәр әле дип көтеп утырырга һич тә ярамый. Кеше еш кына аңын югалта, шул сәбәпле, ул бөтенләй сөйләшә һәм хәрәкәтләнә алмаска мөмкин. Шуңа урамда, бина эчендә аңсыз яткан кешегә, бигрәк тә ир-атка «эчкәндер», дип хәлен белмичә, ярдәм итмичә китәргә ярамый, «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыру зарури. Мондый очрак-ларда табиб ярдәменнән башка һич мөмкин түгел, гомерне, сәламәтлекне сак-лап калуда, әйткәнемчә, вакыт бик әһәмиятле роль уйный. Шуны истә тотыгыз: авыруга медицина ярдәме беренче 3-4 сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш, бары шул очракта бу мәкерле авыруны җиңәргә мөмкин.
– Бу чирне булдырмый калырга мөмкинме?
– Әйе, мөмкин, моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне ныклап үтәргә кирәк.
Артериаль кан басымын һичьюгы атнага бер тапкыр булса да тикшерегез. Әгәр ул югары икән, аны контрольдә тоту өчен үз табибыгыз белән эшләгез. Артериаль кан басымының югары булуы – инсультка китерүче төп сәбәпләрнең берсе. Әгәр систолик артериаль басым даими рәвештә – 140тан яки диастолик басым даими рәвештә 90нан югары икән, табиб белән киңәшләшегез. Йөрәк ритмы бозылмаганмы – шуны белегез. Эшләү ритмы тигез булмаганда – йөрәк эшчәнлеге бозылуга һәм әлеге органның кайбер өлешләрендә канның тоткарлануына сәбәп була. Йөрәкнең кыскаруы тромбның бер өлешен гомуми кан әйләнешенә аерып чыгарырга, шуның нәтиҗәсендә баш миендәге кан әйләнеше бозылырга мөмкин. Әгәр тәмәке белән мавыксагыз, кичектергесез тартуны ташларга кирәк, чөнки тәмәке тарту инсульт барлыкка килү куркынычын ике тапкыр арттыра. Каныгызда холестерин күләмен даими тикшертеп торырга зарур. Холестерин күләме югары булса, табиб белән диета һәм дарулар кабул итү турында киңәшләшегез. Физик күнегүләрне гадәти тормышта активлыкны арттыру өчен кулланыгыз. Һәр көнне зарядка ясагыз. Көн саен 40 минут җәяү йөрү сәламәтлекне яхшырта һәм инсульт барлыкка килү куркынычын киметә. Ризыкта тоз күләме һәм терлек майлары аз булырга тиеш. Бу – артериаль кан басымын да, инсульт куркынычын да киметә. Менюда җиләк-җимеш, яшелчә һәм ярмаларның өстенлек итүе зарур.
Әңгәмәдәш – Вакыйф Зәкиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев