Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Инсульт кешене параличландыра һәм сөйләшә алмый торган итә

Инсульт кичергән кешеләрнең 30 проценты  50 яшькә дә җитмәгән кешеләр...

Баш миендә кинәт кенә кан әйләнеше бозылу инсульт дип йөртелә. Нәтиҗәдә баш мие күзәнәкләре зәгыйфьләнә, ә өлеше белән бөтенләй үлә. Ул өч төрле була. Беренчесе – кан юлы тромб белән каплана, икенчесе – кан тамыры шартлап, кан баш мие эченә тарала. Өченче төре – баш мие элпәләре арасына кан сава (иң куркынычы төр, 50 процент кеше үлә). Көндәлек тормышта без инсультның беренче төрен күбрәк күзәтәбез.

Рәсәйдә минут ярым саен бер инсульт була, ел саен 450 мең кеше шуның корбаны була. Исән калганнарның 70 проценты инвалид була, шуларның да өчтән бере кеше ярдәменә мохтаҗ кала.

Инсульт кешене параличландыра һәм сөйләшә алмый торган итә. Вакыты белән бу билгеләр кире чигенергә мөмкин. Ләкин күпчелек очракта реабилитация узып та, зур уңышка ирешеп булмый.

Инсультка китерә торган авырулар: югары кан басымы, шикәр авыруы, артык авырлык, стресс, тарту, аз хәрәкәтләнү, хәмер эчү, күп тоз ашау. Хатын-кызлар инсультка күбрәк дучар була, авырдан савыга, үлү очраклары да ешрак күзәтелә. Инсульт кичергән кешеләрнең 30 проценты  50 яшькә дә җитмәгән кешеләр. Гадәттә авыру кабатлана да.

Дөрес, инсультны дәвалауда медицинаның казанышлары зур. Безнең шартта Арча районы хастаханәсендә районара инсультлы авыруларны кабул итү үзәге эшләү бик күпләргә вакытында беренче ярдәм алырга мөмкинлек бирде.(Дәвамын "Хезмәт" газетасының 41 нче саныннан таба аласыз).

В.Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш