Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йомырканы кемнәргә ашарга ярый һәм кемнәргә ашау тыела?

Бер йомырка А витаминына тәүлеклек ихтыяҗның 1/5 өлешен канәгатьләндерә.

Соңгы арада кыйммәтле ризыклар сафына күчкән йомырканың сәламәтлек өчен шифасы бихисап. Бер йомыркада 6 грамм аксым, 15 грамм төрле майлар, 85 миллиграмм фосфор, 25 миллиграмм кальций, 1,2 миллиграмм тимер һәм бик кыйммәтле витаминнар җыелмасы бар.

Бер йомырка А витаминына тәүлеклек ихтыяҗның 1/5 өлешен канәгатьләндерә.

— Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, баш миен һәм тәнне ныгыта; үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.

— Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы — таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.

— Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы — йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.

— Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.

Истә тот!

— Холестерины югары булганнарга йомырка ашау тыела.

— Шикәр авыруы булганнарга да сак булу сорала. Аларның кан тамырлары шикәр белән зарарланган, шуңа бу кешеләргә атеросклероз барлыкка килү куркынычы күбрәк яный. Ә ул, үз чиратында, инсульт яки инфарктка китерергә мөмкин.

— Ашказаны авыруларыннан интеккән кешеләргә дә йомырка ашауны чикләргә кирәк. Панкреатит вакытында аеруча сак булу сорала.

— Бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан интегүчеләргә дә йомырка ашау киңәш ителми.

— Йомырканы бер яшькә кадәрге балаларга да ашатырга ярамый. Йомырка сарысының дүрттән бер өлешен генә бирә аласыз. Ә агын бөтенләй ашатырга киңәш ителми, дип яза Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йомырка