Йөзем суы бавырны чистарта...
Сәламәт булыгыз!
Йөзем суы бавырны чистарта
Кичтән 2 стакан кайнар суга 150 г кара йөзем салып, талгын утта
20-30 минут кайнатырга. Иртән сөзеп, азрак җылытырга. Ач карынга эчәргә. Иртәнге ашны 1 сәгатьтән генә ашарга була.
Айга 4 тапкыр эчәргә мөмкин.
Күзләргә файдалы
2 кишерне эре угычтан уарга. 1 лимонны чистартып, вак итеп турарга. 1 стакан бал кушып, 10 көн суыткычта тотарга. Көнгә өч мәртәбә, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабарга. Катарактадан ярдәм итә, бавырны чистарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев