Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иркутск табибы: «Ковидтан прививка ясатмаучылар өйләрендә үләргә тиеш»

«Әгәр сез прививка ясатмадыгыз һәм авырый башладыгыз икән, ашыгыч ярдәмгә шалтыратмагыз, өйдә үлегез», — ди Новожилов.

Иркутск шәһәрендәге Ивано-Матренинск балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Владимир Новожилов коронавирустан прививка ясатмаучылар хастаханәдә урын алырга түгел, ә «өйдә үләргә тиеш» дигән. Бу фикерен ул төбәк губернаторы Игорь Кобзев белән уртак туры эфир вакытында әйткән. Хәзер табиб гафу үтенә. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Әгәр сез прививка ясатмадыгыз һәм авырый башладыгыз икән, ашыгыч ярдәмгә шалтыратмагыз, өйдә үлегез», — ди Новожилов 25 октябрьдә социаль челтәрләрдә туры эфир вакытында. Аның сүзләренчә, пандемия вакытында сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш бик зур. Үзенең сәламәтлегенә җаваплы карамаган һәм прививка ясатмаган гражданнар хастаханәдәге урыннарны ала. Димәк, прививка ясаткан һәм планлы ярдәм көткән кешеләр бу ярдәмне ала алмый.

26 октябрьдә Иркутск өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы табиб Новожиловның сүзләрен балаларның сәламәтлеге өчен кайгырту дип аңлата.

28 октябрьдә Новожиловның гафу үтенүе билгеле булды.

«Чыгышым белән кемнедер үпкәләткән булсам, гафу үтенәм. <…> Кеше прививка ясатканмы, юкмы — һәр табиб өчен аерма юк. Ярдәм бөтен кешегә күрсәтелде, күрсәтелә һәм күрсәтеләчәк. Ләкин бүген азлар гына беләдер: безнең хастаханә базасында алты ковид бүлеге ачылды, шул исәптән яңа туган балалар өчен дә. Минем репликаның хисле булуы шул балаларның язмышы, аларның сәламәтлеге белән бәйле», — ди Новожилов.

Аның сүзләренчә, пандемиянең чираттагы дулкыны балаларны тарта, нәни пациентларда авыру катлаулы узу еш очрый башлады. Һәркем үзенең балалары һәм әти-әнисе өчен җаваплылыкны, катлауланулардан котылуның бердәнбер ысулы — прививка икәнен аңларга тиеш, дип яза ТАСС.

Чыганак: Интертат ; фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19 ковид-кагыйдәләр