Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ютәлгә каршы нәрсә булыша?

Тәмгә нык тәмле. Оныклар да нык ярата аны, волшебный май, дип кенә йөртәләр.

Ютәлгә каршы күп еллар прополислы май эретеп куям. Ак майга бераз гына прополисны ваклап салып эретәм. Прополис тулысынча эреп бетмәскә дә мөмкин, куркыныч түгел.

Суынгач, әзрәк кенә бал өстәп, барысын бергә болгатып куям. Граммлап санап эшләгәнем юк, бар да якынча гына. Ничек булса да, әйбәт ул. Ютәл башланса, бераз гына кабып куйсаң да, булыша. Бозылмый да. Мин аны холодильникта саклыйм.

Тәмгә нык тәмле. Оныклар да нык ярата аны, волшебный май, дип кенә йөртәләр.

(Бал корты продукларына аллергия булса, сак булыгыз)

100 гр. прополис, 0,5 кг. авыл атлан мае (сливочное), 0,5 кг. бал кирэк. Прополисны тонгэ морозильникта калдырып, иртә белән угычта уарга. Сулы савыт өстендә (водяная баня) майны эретеп, прополисны салып, болгата торып, 30 минут сүрән утта калдырабыз. 4-5 кат марля аша сөзеп, кул пешмәслек булып суынгач, 0,5 кг. яхшы бал богатып, пыяла банкаларга тутырып куярга. Тире авыруларына да, ЖКТга да кулланалар. Крем урынына да мөмкин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев