Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иван-чәйнең файдасы

Иван-чәйнең файдасы борын-борыннан билгеле. Электән иван-чәйдән ясалган төнәтмә дәвалану өчен генә түгел, косметик чара буларак та кулланылган. Төнәтмә ясау өчен аның чәчәкләре һәм яфраклары кулланыла. Иван-чәйнең химик составы гаять бай. Анда организм өчен кирәкле аксым, пектин, В, С витамины, калий, кальций, натрий, магний, тимер, никель, медь, марганец һәм башка химик элементлар бар.

 

Иван-чәй төнәтмәсе нинди авырулар вакытында файдалы?

Иң элек шуны әйтергә кирәк, анда ияләшү булдыра торган һәм матдә­ләр алмашын бозучы кислота һәм кофеин юк. Иван-чәй төнәтмәсен:

  • иммунитет төшкәндә;
  • кан тамырларын ныгыту өчен;
  • организмнан авыр металл тозларын чыгару;
  • организмны агуланудан соң чистарту;
  • тулаем савыгу һәм эш куәтен арттыру өчен эчәләр.

Шулай ук тынычландыручы, аппе­титны арттыручы, иммун, эндокрин системаны арттыру үзлегенә ия. Баш авырту, азканлылык, күз күреме нача­раю вакытында да иван-чәй эчәргә ярый.

Иван-чәйне су белән генә түгел, аракы белән дә төнәтәләр. Әмма аны спиртлы эчемлек кебек түгел, дәвалану өчен генә кулланалар. Кулланыр алдын­нан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Өй шартларында төнәтмә ясау өчен 50 гр вакланган коры үсемлек, 250 гр спирт яки аракы кирәк. Аракыны үлән белән кушып, савытны яхшылап ябыгыз да караңгы урынга куегыз. Ике атна үткәч, сөзеп, башка савытка салып, караңгы урында саклагыз.

Яңа өзелгән чәчәктән төнәтмә әзерләү өчен дә 50 гр чимал һәм 250 гр спирт алына. Шулай ук караңгы урынга куегыз. Әмма көн саен алып селкетергә онытмагыз. Ике атнадан, төнәтмә әзер булгач, сөзеп, куллана башларга була.

Төнәтмәне чиста килеш эчәргә ярамый. Кулланганда бер өлеш төнәтмәгә 10 өлеш су кушарга кирәк. Табиб кушуы буенча, 1 чәй кашыгыннан алып, ярты стаканга кадәр эчәргә ярый. Әлеге төнәтмә ашар алдыннан салкын тигәндә, ялкынсыну процесслары булганда, подагра һәм башка авырулар вакытында кулланыла. Ул тир кудыру үзлегенә дә ия.


*** 

 Язма һәм фото "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 21 июнь 2018 № 24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иван-чәй