Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

❗️❗️❗️Кабул итү туктатылды! Васильево медиклары массакүләм рәвештә авырый

13 июльдән Васильево район хастаханәсенең стационары пациентлар өчен ябык. Сәбәбе - эшләргә кеше юк.

Бүгенге көндә Васильево үзәк хастаханәсенең 30дан артык хезмәткәре хастаханәгә киткән. Барысында да - пневмония.

- Чынлап та, пациентларны стационар дәвалануга кабул итү вакытлыча туктатылган. Якынча ике атнага. Пациентларны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә озаталар, - дип сөйләде Васильево хастаханәсенең баш табибы урынбасары Артем Андрамонов.

Билгеле булганча, авырулар дулкыны терапия бүлегеннән башланды, аннары кардиологияне япты, хирургиягә дә йогарга өлгерде, шуннан соң бүлекчәләрне вакытлыча таркаттылар. Берничә хезмәткәр Казан хастаханәләрендә авыр һәм бик авыр хәлдә ята. Калганнары амбулатор дәвалануда.

⚡️Өлкәннәр поликлиникасында да шундый ук хәл. Рентгенография һәм флюорография кабинеты ябылды инде.

Җәмәгать, бу мәсьәләдә без уяу булырга тиеш, саклык чараларыннан тиешенчә файдаланыйк!

@yashel_uzen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар коронавирус