Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Каен бөресең файдасы нидә?

Яз җиле исте. Сыерчык бураннары уйнады. Безнең табигатькә ярашлы бөреләр бүртер инде дип торганда суытып алды. Димәк, әле иртәрәк.

Яз җиле исте. Сыерчык бураннары уйнады. Безнең табигатькә ярашлы бөреләр бүртер инде  дип торганда суытып алды. Димәк, әле иртәрәк. Бөреләр беренче җылыларга алданып яфрак ярса, аларны, һичшиксез, һәлакәт көтә.

Сез бу язда каен бөреләрен җыеп алырга уйлаган идегезме? Бөрене кайчан җыярга кирәк? Бу язма сезнең өчен.

Бөрене каеннарда сут хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк. Гадәттә, бу март башы-урталарына туры килә. Бер генә яфрак чыкса да, соң булыр. Каен бөресен җыю өчен бу көннәр иң отышлы вакыт санала.

Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар.

Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, кичтән 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә кирәк. Чәй кебек эчегез дә, төренеп ятыгыз. Ул тирләтә, иммунитетны ныгыта.

Ревматизм борчыганда, мазь ясап карагыз.  Ул болай эшләнә: 250 г атланмайга 250 г каен бөресе алына. Эмаль кәстрүлгә 1,5-2 см биеклектә вак итеп туралган атланмай, өстенә шулкадәр үк бөре салына. Шул рәвешле бөре белән майны чиратлаштырып салыгыз. Савытны герметик итеп ябыгыз. Капкачның кырыйларын камыр белән ябыштырып куярга була. Кәстрүлне 15 сәгать сүрән духовкада тотарга кирәк булыр. Аннан капкачын ачып суытыгыз. Катнашманы марля аша сөзеп, банкага тутырып куегыз. Нәтиҗәлерәк булсын өчен, 25 г камфара кушарга мөмкин.

Мазьны суыткычта сакларга киңәш ителә.

Сызлаган буыннарга шушы мазьны сөртергә кирәк булыр. Аннары өстеннән пленка каплап, җылы итеп төрегез. Берничә процедурадан соң ук хәлегез яхшыруын тоярсыз.

Геморройдан да төнәтмә ясап була. 1 стакан вак итеп туралган яки төелгән каен бөресенә 0,6 л үсемлек мае кушып, 40 көн төнәтеп тотыгыз. Аннан 50шәр г дару ромашкасы һәм сары мәтрүшкә өстәгез дә 3 атна төнәтеп тотыгыз. Шуннан дәва әзер булыр. Көн саен арт юлга сөртә аласыз. Ул геморрой төеннәрен тиз төзәтә. Бу төнәтмә дерматиттан да файдалы, косметологиядә дә уңышлы кулланыла.

Бөрене коры көнне җыегыз. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәгез.

Яз көне аны киптерүе авыр. Бүлмәдә кипмәсә, духовкага куегыз, температураны +30 градустан арттырмагыз. Кипкән бөре 2 ел саклана.

Зифа буйлы сердәш каенкайлар безгә шундый сихәт тә бирә. Табигать белән дус булыгыз, дуслар, дип яза Өмет.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

 

Автор : Тухватуллина Алсу

Фото: nastroenie.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каен бөресе