Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан куеруны ничек булдырмаска?

Моның өчен өч төрле эчемлекнең файдасы билгеле.

Гранат суы. Италия галимнәре бу сутның табигый кан сыеклатучы чара икәнлеген ачыклаган. Ул тромбоцитларга бер-берсенә ябышырга ирек бирми, кан тамырларының тараюын тоткарлый. Моннан тыш та сутның тагын бик күп файдалы яклары бар.

Юкә чәе. Нигерия галимнәре юкә чәчәкләреннән ясалган чәйнең инфаркт һәм ишемиягә каршы тора алуы турында белдергән. Алар моны кандагы триглицеридлар дәрәҗәсен киметергә ярдәм итүче, кан басымын нормальләштерә торган антиоксидантлар булу белән аңлата. Бу антиоксидантлар табигый кан таратучы чара буларак эшли һәм ялкынсынуларны кисәтә. Табиблар юкә чәен иммунитет какшаганда да эчәргә киңәш итә.

Какао. Калифорния галимнәре, какао составында диетик полифеноллар тромбоцитларның активлашуын баса, дип ышандыра. Шуңа эчемлек аспирин кебегрәк нәтиҗә бирә һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан үлем куркынычын киметергә ярдәм итә.

erid: 2VtzqwTSgT9

 

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9