Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан ни өчен куера?

Киеренке эшне – алгы планга чыгару, ә ялны соңгы урынга калдыру тромбозларга иң кыска юл ача.

Кан тамырлар аша авыррак, акрынрак аккан очракта, йөрәккә көч килергә мөмкин. Бу исә организм эшен көйсезләндереп, варикоз, тромбофлебит, стенокардия, инфаркт һәм башка шундый куркыныч авыруларга китерергә мөмкин. Тәмәке тарту һәм хәмер куллану исә чир куркынычын тагын да арттыра.

Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Анна Кореневич «Российская газета» хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, , тромб өзелү сәбәпле, кешенең кинәт кенә үлүе турында еш кына ишетергә туры килә.

— Ни өчен кан тамыры өзелә? Кан куе булганга. Тромбозлар килеп чыкмасын өчен аны сыеклатырга кирәк, — дип билгеләп үткән табиб.

Аның әйтүенчә, күп кенә сырхауларның ялгышы аз хәрәкәтләнүдән, начар туклану, шул ук вакытта әледән-әле стресс кичерү, аз ял итүдән гыйбарәт.

— Киеренке эшне — алгы планга чыгару, ә ялны соңгы урынга калдыру тромбозларга иң кыска юл ача, — дип кисәткән табиб.

Шул ук вакытта табиб-токсиколог Михаил Кутушов искәртеп үткәнчә, аксымлы ризыкларны аз кулланган очракта кан еш куера. Шуңа күрә күркә, тавык ите, диңгез балыгы, ниндидер сөт ризыгы (әйтик, эремчек) табыннан өзелмәскә тиеш, дип билгеләп үткән белгеч.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев