Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Канга анализ мәҗбүри

Сырхауханәгә йөреп-йөреп тә файда тапмаган кешеләр соңгы чиктә халык чараларына мөрәҗәгать итә. Шундыйларның берсе - гирудотерапия, ягъни сөлек салдырып дәвалау киң таралган. Бу һәркемгә дә ярыймы, тискәре йогынтысы булмасмы дип тә уйлап тормыйлар. Район үзәк шифаханәсе терапевты, бер үк вакытта гирудотерапия белән дә шөгыльләнүче югары белемле табибә Фәүзия Мингалиевна Вильданова...

- Фәүзия Мингалиевна, иң элек гирудотерапия турында аңлатып китмәссезме.
- Гирудотерапия латинчадан сөлекләр белән дәвалау дип тәрҗемә ителә. Монда медицина сөлекләре генә файдаланырга тиеш. Махсус биологик фермаларда үстерелгән мондый җан ияләре стерильләнгән була һәм пациентка төрле инфекцияләр күчерү куркынычы янамый. Һәр сөлек бер тапкыр гына файдаланыла.
- Авырган җиреңә үзең алып кайтып куйсаң да буладыр ич. Гади генә кебек...
- Һич ярамый. Сөлек белән дәвалау өчен махсус белем кирәк. Табиблык дипломы һәм бу эшкә сертификаты булмаган кешедән дә сөлек салдыру куркыныч. Ул һәр кешегә аерым дәвалау тәртибе буенча башкарыла. Кайда, күпме сөлек куясы пациентның сәламәтлегенең гомуми халәтенә, авыруның төренә карап билгеләнә. Шуңа күрә иң элек пациенттан гомуми анализ өчен кан алына. Анализдан башка, «сукыр» көенчә сөлек салдыруның азагы начар бетәргә мөмкин. Моны үз тәҗрибәмнән дә беләм. Каядыр сөлек салдырып, хәлләре начарайгач, миңа килеп дәваланган пациентлар бар.
- Кайбер халык табиблары сөлек салдырып барлык төр авыруларны да дәвалыйбыз дип язалар.
- Алай ук түгел инде. Әмма бик күп чирләрне җиңәргә, авыруны басарга ярдәм итә. Даими баш авыруы белән җәфаланучыларга, аяк-кул, буыннары сызлаучыларга, кан басымыннан интегүчеләргә, эпилепсия, псориаз, ашказаны җәрәхәте, җенси көчсезлек булса, каныңны сөлек салып суыртуның файдасы тияргә мөмкин. Шикәр диабеты, симезлек, күз, колак авырулары, геморрой һәм башка күп төрле авыру белән җәфаланучылар гирудотерапевтка мөрәҗәгать итә алалар. Тик сөлек белән дәвалый башлаганчы һәр очракта да канга гомуми анализ ясату мәҗбүри. Кеше сәламәтлегенең гомуми торышын белми торып сөлек салдырырга һич ярамый.
Үзәк сырхауханә табибәсе Фәүзия Вильданова белән Хәлил Нәкыйпов сөйләште.
Алдан табиб белән киңәшләшү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250