Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

КАННЫ ЧИСТАРТУ

Бер аш кашыгы киптерелгән меңъяфракка бер стакан кайнар су салыгыз да бер сәгать томалап төнәтегез.

Меңъяфрак чәе
Бер аш кашыгы киптерелгән меңъяфракка бер стакан кайнар су салыгыз да бер сәгать томалап төнәтегез. Төнәтмәне стаканның 1/4 күләмендә көнгә 3-4 тапкыр, ашарга 30-40 минут кала, җиде көн дәвамында эчегез.

Игътибар! Меңъяфрак препаратлары канның оешучанлыгын арттыра һәм шунлыктан аны тромбоз авырулы кешеләргә эчәргә киңәш ителми.

Тузганак тамыры чәе
Бер аш кашыгы киптерелгән тузганак тамырына бер стакан кайнар су салып, бер сәгать термоста төнәтегез. Төнәтмәне стаканның 1/3 өлеше күләмендә, ашарга 30-40 минут кала, җиде көн дәвамында эчегез.

Мүк җиләге ашказанын саклый
Күптән түгел галимнәр мүк җиләгенең бәвел куыгына гына түгел, ашказанына да файдалы булуын дәлилләгәннәр. Бактың исә, мүк җиләге, җәрәхәт ясаучы бактериягә каршы торучан табигый антибиотик буларак, ашказанын җәрәхәтләнүдән саклый икән.

Кытайда үткәрелгән тәҗрибәләр буенча, мүк җиләге ашап яисә аның эчемлеген эчеп яшәгән кешеләргә ашказанында җәрәхәт ясалу куркынычы янамый дип нәтиҗә ясалган.

Бөерләрне чистарту
Бөер — кеше организмының көчле биологик фильтры. әмма вакыт-вакыт аның үзен дә чистартып тору зарур. Мәсәлән, табигый ысуллар белән…

Карлыган
Әгәр бөердә вак ташлар яисә ком җыелган булса, карлыган белән чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен 3 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагына 0,5 л кайнар су салып, 15-20 минут тотыгыз. Аннары карлыган яфракларын сыгып алып ташлагыз. Шул төнәтмәне кайный башлаганчы утта тотыгыз да, 2 аш кашыгы карлыган (киптерелгән дә ярый) салып, яңадан төнәтегез. һәм төнәтмәне, карлыганнарын ашый-ашый, яртышар стаканлап, көн дәвамында эчегез. Бу ысул белән бөерне дәвамлы рәвештә чистартырга мөмкин. Файдадан тыш, бернинди зыяны булмаячак.

Ак чыршы мае. Бөерне дару үләннәре һәм ак чыршы мае белән түбәндәгечә чистарталар. 50 г мәтрүшкә (душица) үләненә, шул ук күләмдә арыш анасы (спорыш), шалфей һәм сары мәтрүшкә (зверобой), салып болгатыгыз. Барлыкка килгән шул үләннәр катнашмасын җиде көнгә тигезләп бүлегез. Аннары һәр көн ике аш кашыгы катнашмага бер стакан кайнар су салып төнәтегез һәм төнәтмәне яртышар стаканлап көнгә берничә тапкыр эчегез.

Шул процедураны яңадан биш көн дәвамында, көндезге һәм кичке аш алдыннан бишәр тамчы чыршы мае кушылган төнәтмә эчеп дәвам итегез. Бөердәге таш һәм ком чыршы мае белән катнашып кызгылтлана һәм бәвелгә кушыла. Шунлыктан, чистарту чорында ул нык болганчыклана.

Ылыс
Бөердәге ташларны һәм комны чыгарту өчен ылыслы төнәтмә дә ясыйлар. Моның өчен 15 г нарат, чыршы яисә кедр (эрбет агачы) бөресенә 0,5 л сөт салыгыз. Шуны кайный башлаганчы утта тотып, сөзегез. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр яртышар стаканлап эчегез.

Моннан тыш, бөерне һәм сидек куыгын ак чыршы мае ярдәмендә дә чистартырга мөмкин. Даруханәдән нинди дә булса сидек кудырткыч үләннәр җыелмасы сатып алыгыз да белешмәсендә күрсәтелгәнчә төнәтмә ясагыз. Шул төнәтмәгә бер аш кашыгы бал салыгыз һәм һәр ашау алдыннан көнгә дүрт тапкыр эчегез.

Бер атнадан соң шундый ук бәвел кудырткыч төнәтмәгә 5 тамчы ак чыршы мае салып болгатыгыз. Шуны ашау алдыннан яртышар стакан эчегез. Дәвалау курсы — 5 көн. Нәтиҗәсе 3-4 көндә күренәчәк. Ике атнадан чистартуны кабатларга ярый.
Гөлҗимеш тамыры. Бөерне түбәндәге ысул белән чистартканда, андагы ташлар ком булып таралып чыгачак.

Моның өчен 2 аш кашыгы туралган гөлҗимеш тамырына 1 стакан кайнар су салып, салмак утта 12 минут кайнатыгыз. Аннары сөзелгән төнәтмәне стаканның 1/3 өлеше күләмендә җылы килеш бер-ике атна дәвамында эчегез.

Солы саламы
Бөерне солы саламы төнәтмәсе белән чистарту да файдалы санала. Иң элек 1 литрлы банкага солы саламын ваклап тутырыгыз. Аны кәстрүлгә бушатып, өстенә 2 л су салыгыз. Шуны 20 минут кайнатыгыз да, 2 сәгать төнәтеп, сөзегез. әлеге салам төнәтмәсенә 20 шәр тамчы календула төнәтмәсе кушып, ашау алдыннан яртышар стаканлап, көнгә 3 тапкыр эчегез. Дәвалау курсы — 5 көн.

Аннары 5 көн туктап торып, наратбаш (полевой хвощ) төнәтмәсе эчә башлагыз. Ул болай ясала: ярты литрлы банкага үлән тутырып су салыгыз да кәстрүлдәге сулы мунчада бер сәгать кайнатып, бер сәгать төнәтегез. Шуны, 20 шәр тамчы календула төнәтмәсе кушып, көнгә 3 тапкыр, ашау алдыннан, чирек стаканлап эчегез. Нәтиҗәсе күренмәсә, 5 көн ял итеп, дәвалау курсын кабатлагыз.

Журнал Сөембикә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр

2
X