Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кара карлыганны көнгә 50 грамм ашасагыз

Дәва буларак, карлыганның яфраклары һәм җимешләре кулланыла.

Җимешләрне, тәмам өлгергәч, июль-август айларында, иртә белән яки кичен җыю кулайрак. Аларны витамин буларак та, тир һәм бәвел кудыручы, аппетитны көчәйтүче чара буларак та кулланырга мөмкин.

Ашказаны җәрәхәте һәм эчәкләр, уникеилле эчәк авырулары вакытында, баш авыртканда көнгә 3 тапкыр 1/4 стакан күләмендә карлыганнан яңа әзерләгән сок эчү ярдәм итә.

Кара карлыганны көнгә 50 грамм ашасагыз, С витаминын организмга тиешле күләмдә кабул иткән буласыз. Карлыганда җиңел эшкәртелүче микроэлементлар, клетчатка һәм башка файдалы витаминнар бар.

Ул – иң бай калий чыганагы. Кан басымы күтәрелүдән бер дигән дәва. Бу җимешне йогуртка кушсагыз, калий һәм кальцийга бай ризык булачак. Карлыган кабыгындагы пигмент нокталары бактерицид үзлеккә ия, ягъни җәрәхәтләрне төзәтү, авыруга каршы тору өчен кулланырга мөмкин.

Теш казналары авыртамы? Ларингит яки бронхитмы? Эчәкләрдә “күңелсезлек”ме? Бу сырхаулардан кара карлыган ярдәмгә киләчәк, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kara-karligan-n-rs-d-n-faydali-349448/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев