Карбызны август аенда гына ашагыз
«Роспотребнадзор»ның Татарстандагы идарәсе белгечләре карбызның өлешләргә бүленгәннәрен сатып алмаска куша.
Аның өлгергәнлеген белү өчен кисеп тә карарга кирәкми. Сатучының пычагы чиста булуы икеле.
Карбыз алырга теләүчеләргә тагын бер киңәш: җиләк-җимеш махсус җиһазландырылган палаткаларда гына сатылырга тиеш. Палаткаларның өсте каплаулы, ә карбызлар җирдән 15 см дан да түбән булмаган биеклеккә куелган булуы шарт. Юл буенда сатыла торган карбызларны алырга ярамый.
Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Фәхертдинов карбызларны август аенда гына ашарга киңәш итә.
– Чын карбызлар сатуга шул вакытта гына чыга. Иртә сатыла торганнарын, тиз өлгерсен һәм кызарсын өчен, махсус ашламалар белән эшкәртәләр. Җәйге чорда күп кенә пациентларда эчәклек инфекциясе булуы ачыклана. Яшелчә, җиләк-җимешләрне, шул исәптән карбызны да кайнар су астында озаклап юыгыз. Ашарга утырыр алдыннан кулларыгызны да сабын белән юарга кирәк. Агулану билгеләре, гадәттә, 4-6 сәгатьтән сизелә башлый. Әгәр дә карбыз ашаганнан соң температура күтәрелә, эч китә, күңел болгана икән, бу агулану билгеләр булырга мөмкин. Тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. Андый вакытта организм сусызлана, күп итеп кайнаган су эчәргә кирәк. Суны күбрәк эчкән саен, ашказаны тизрәк чистара дигән сүз.
Активлашкан күмер дә эчәргә була. Карбызны кабыгына кадәр ашарга кирәкми, нитратлар шунда тупланган була. Организмга эләккән нитратлар агулы матдәгә – нитритка әверелә. Ул ашказаны-эчәклек трактына зыян сала. Карбызда нитрат бармы-юкмы икәнен белү өчен, махсус приборлар да сатыла. Әмма ул бөтен кешедә дә юк. Шуңа күрә бер кисәк карбыз кисәген сулы стаканга салып карагыз, су ал төскә керсә, бу карбыз нитратлы була. Су бераз тоныкланып кына китсә, ашарга ярый.
Бактерияләр аркасында да кеше агуланырга мөмкин. Карбызның киселгәнен алмагыз. Гадәттә, сатучылар, карбызның эчен күрсәтергә теләп, эчен кисеп күрсәтә. Кабып карарга тәкъдим итә. Андый карбызны ала күрмәгез. Бердән, карбыз юылмаган, икенчедән, пычакта да бактерияләр булырга мөмкин.
Тагын бер киңәш – ашалып бетмәгән карбызны җылы урында сакламагыз. Суыткычка куегыз, аны тиз арада ашап бетерергә тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев