Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кардиохирурглар йөрәккә операция ясаган вакытта бинада янгын чыга. Әмма табиблар эшләрен туктатмый

Бүген көндез Благовещенста кардиоүзәктә янгын чыга. Бинадан барлык пациентларны да эвакуацияләгәннәр, әмма табиблар операция ясаудан туктамаган.

Кардиохирурглар йөрәккә операция ясаган вакытта бинада янгын чыга. Әмма табиблар эшләрен туктатмый, чөнки пациентны да, медицина хезмәткәрләре бригадасын да башка җиргә күчерү мөмкин булмаган. Янгын сүндерүчеләр хәлне үз карамагына алган, бинага су үтмәгән.


Табиблар операцияне уңышлы тәмамлаганнан соң, аларны пациент белән бергә эвакуациялиләр. Хәзерге вакытта ул пациент өлкә дәваханәсендә, аның хәле тотрыклы дип бәяләнә, тормышына берни дә янамый.

Хәбәр ителгәнчә, бинаның түбәсе яна башлаган, янгын мәйданы 1,6 мең квадрат метрга җиткән. Янгынны сүндерүгә 59 янгын сүндерүче, 28 берәмлек техника һәм 11 берәмлек махсус техника китертелгән. Һавадан авиацион система ярдәменнән күзәтү оештырылган. Җирле вакыт белән сәгать 13:25тә янгын мәйданын чикли алганнар, янгын сүндерү эшләре әле дәвам итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгу сәбәбен электр утының төзексезлеге белән аңлаталар.

Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов @va.orlov табибларны бүләкләргә әмер биргән, бу турыда ул Инстаграм-аккаунтындагы видеомөрәҗәгатендә әйткән.

Чыганак: @tatnews.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын опреция кардиохирург