Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кардиолог кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган симптомнарны атады

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның махсус туры эфирында йөрәк-кан тамырлары системасындагы проблемалар белән бәйле булган симптомнарны атады.

«Беренче чиратта, күкрәк читлегенең авырта башлавы сагайтырга тиеш. Бу физик яки эмоциональ йөкләнешкә бәйле булырга, авырту күкрәккә генә түгел, аскы казналыкка, сул як калак сөягенә, аркага һәм кулларга да күчәргә мөмкин», — дип искәртте табиб.

Әгәр күкрәк читлеге авыртмый, әмма киеренкелек вакытында тәннең табиб санап үткән өлешләрендә уңайсызлык сизелә икән, бу да кардиологка мөрәҗәгать итү өчен бер сәбәп.

Шулай ук түбән һәм югары артериаль кан басымы, йөрәкнең тиешле ритмда эшләмәве дә сагайтырга тиеш.

Физик йөкләнеш вакытында тын кысылу һәм аскы очлыкның шешенүе дә йөрәк һәм кан тамырларына бәйле проблемаларның бер билгесе.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев