Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кардиолог йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгарган өч сәбәпне атады

Дөнья буенча ел саен 17 млн кеше йөрәк-кан авыруыннан үлә.

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). 23 сентябрьдә “Татар-информ”да узган йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы төп штаттан тыш кардиологы, Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе медицина бүлеге баш табибы урынбасары Зөлфия Ким авыруны тудырган факторлар турында сөйләде.

“Дөньяда 17 млн кеше йөрәк-кан авыруыннан үлә. Үлемнәрнең  80% вакытында атеросклеротик процессны киметеп, булдырмаска мөмкин. Кызганычка каршы, җәмәгатьчелек тиешле дәрәҗәдә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә игътибар бирми”, - дип сөйләде Зөлфия Ким.

Беренче фактор - Тәмәке тартудан баш тарту. “РФ елга 300 мең кеше тәмәке тартудан килеп чыккан авырулардан үлә. Тәмәке тарту миокард инфаркты һәм инсульт булу мөмкинлеген ир-атларда 2-2,5, хатын-кызларда 3 тапкырга арттыра”, - дип сөйләде Зөлфия Ким.

Икенче фактор – дөрес тукланмау. Күп итеп баллы, тозлы әйбер ашау. Кеше сәламәт булсынга тозны көнгә 5 граммнан ким кулланырга тиеш”, - дип искәртә кардиолог.

Өченче фактор гиподинамия. “Йөрәк-кан авырулы кеше көнгә 10 мең адым атларга тиеш. Бу вакытта аның организмы теләсә нинди физик йөкләмәгә түзә ала һәм эмоциональ яктан нык була. Стрессларга бирешми”, - дип аңлатты Зөлфия Ким.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йөрәк-кан тамыры авырулары