Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кардиолог йөрәк сәламәтлеген саклау буенча киңәшләр бирде

Даими күнегүләр һәм туклану режимын үтәү йөрәк авыруларыннан саклану өчен кирәк.

Шул турыда Дюссельдорфта Сана хастаханәсенең медицина клиникасы баш табибы – кардиолог Торстен Дилл искәртте. Бу хакта Focus немец басмасына сылтамасы белән РИА Новости хәбәр итә.

Табиб физик күнегүләрне йөрәк сәламәтлеген саклау өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе дип атады. «Һава торышы нинди булуга карамастан, атнасына өч тапкыр берәр сәгать җәяү йөрим. <…> Даимилек йөрәк өчен мөһим», – дип аңлатты ул.

Диета исә тренировкалар белән бергә артык авырлык җыймаска мөмкинлек бирәчәк. Табиб сүзләренчә, нәкъ менә шул сәбәп белән иткә караганда балык һәм яшелчәгә өстенлек бирә.

Моннан тыш, йөрәк сәламәтлеге өчен стресслар куркыныч. Алар, гадәттә, йокы бозылу, алкоголь куллану һәм тәмәке тарту проблемалары белән бәйле, диде Дилл.

Моннан тыш, йөрәк сәламәтлеген тәэмин итү өчен холестерин дәрәҗәсен һәм кан басымын контрольдә тотарга кирәк, дип өстәде белгеч.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөрәк кардиолог