Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кариленең теш табиблары эш сәгате тәмамланды, димәделәр.

Балтач районы Кариле врачлык амбулаториясе тешләрне алу, ямау, кую, протезлар ясау буенча җайлашкан. Анда тешләрне түләүле һәм бушлай дәвалау бүлекләре бар икән.

Без барган көнне түләүле бүлектә ремонт башлану сәбәпле, фәкать, түләүсез дәвалау бүлеге генә эшли иде. Түләүле клиникага кеше ышанып бара, янәсе, анда табиблар тәҗрибәлерәк, остарак та.
Шимбә көнне эш сәгате көндезге 12дә бетә. Амбулаториянең телефон номерын белдек, ә бу вакытта көндезге сәгать унбер иде. Эш сәгате аз калуга карамастан, врач-стоматолог безне кабул итәргә ризалык бирде, дип хәбәр иттеләр. Безне сөендергәне менә шул булды.
Бу бүлектә эшләүче Низамиев Фаил Вәгыйзович белән 1нче категорияле врач-стоматолог Нәфыйков Фаил Наилевичта тәҗрибә, осталык, сәләт тә җитәрлек. Алар шул көнне генә дә 20дән артык кешегә хезмәт күрсәткән булганнар. Без килеп җитүгә шәфкать туташы бүлмәгә чакырып алды. Фаил Наилевич бик җайлы гына үз эшен гаҗәеп зур осталык белән башкарды. Әле бездән соң да бер-ике кеше килеп калды.
Менә шундый үз эшенең чын осталары булган медицина хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Фото: http://www.1tvnet.ru/content/show/v-saratove-podrostok-skonchalsya-v-kresle-u-stomatologa_28443.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250