Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Катгый чикләүләрнеж нәтиҗәсе сизелә - ковид белән авыручылар саны кими башлады

72 процентка якын өлкән яшьтәге татарстанлы прививка ясаткан.

22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодлар кертелде. Кертелгән чикләүләр кыенлыклар тудырса да уңай нәтиҗәләре китеренә.

Югарыда искә алган чикләүләр кертелгәнче, ковид йоктыручылар саны атна саен 19 процентка арта барган. Мәсәлән 19 ноябрьдә матбугат конференциясендә Татарстанның баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина тәүлегенә 267 авыру теркәлүе һәм гомуми ковид йоктыручыларның гомуми саны 35 меңнән артып китүе турында хәбәр иткән иде.

Чикләү чарасы кертелеп 23 көн узгач уңай нәтиҗәләр барлыкка килгән, Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүгә таба киткән.

«Без 47 атнадан башлап авыручылар саны кимү тенденциясен билгеләп үтәбез. Узган атнадан кимү тенденциясе саклана — авыручылар саны алдагы атнадан 8 процентка түбәнрәк», — диде узган җомгада Любовь Авдонина.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында шулай ук авырулар саны кимүе турында әйтәләр. Кичә, 13 декабрьдә, Covid-19 йоктыруның 187, бүгенгә 179 очрагы теркәлгән.

Кертелгән чикләүләр прививка кампаниясе темпларын тизләтүен дә билгеләп үттеләр матбугат конференциясендә. Хәзер Татарстанда ковидка каршы популяцион иммунитет 80 процентка якынлаша, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Бүгенгә республикада яшәүче олы кешеләрнең 72 процентка якыны прививка ясаткан.

Коронавирустан вакциналау статистикасы сайты мәгълүматлары буенча, хәзер Татарстан Россиянең барлык төбәкләре арасында алтынчы урында тора, әле күптән түгел генә 64нче урында булган.

 

Чыганак: ТИ

Фото: соцчелтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ковид