Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кайсы ризык кайчан файдалы?

Экспертлар киңәшенә колак салыгыз.

Кайбер азык кичтән файдалы булса, икенчеләрен иртән ашау хәерле. Экспертлар фикеренчә, вакытлы-вакытсыз тәгам җыю файда урынына зыян салырга мөмкин.

Бананны, әйтик, көндез ашарга кирәк, алманы да шулай ук. Гомумән, алманы кичкә калдырырга ярамый, чөнки ул ашказанында кислота микъдарын күтәрә. Иртән ашаган очракта, ул кандагы шикәрне төшерә, холестеринны бетерүгә хезмәт итә.

Бәрәңге минералларга ифрат бай. Крахмал, шулай ук, холестеринга каршы көрәшә. Калориясе бик күп булганга күрә, симерүне кисәтү өчен аны кичен ашарга киңәш ителми. Чикләвекләрне дә кич ашарга тырышмагыз.

Ә менә сөт тынычландыру сыйфатына ия, шуңа күрә бер стакан сөт эчкәннән соң йокы тәмле була, диләр. Аш эшкәртүгә уңай йогынты ясаганлыктан, әфлисунны һәм аның сутын төшке аш вакытында куллану максатка ярашлы була икән.

Сыр, дөге, помидор кебек ризыкларны иртән ашарга тырышыгыз.
Фото:  UfacityNews.ru

Автор: Идрис Саитгалеев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kaysi-rizik-kaychan-faydali-107424/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев