Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казанда беренче тапкыр уникаль технология буенча сөннәткә утырталар

Казан табибы Татарстанга Германиядән яңа методика алып кайткан.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Валерия Белова). Республика клиник балалар хастаханәсе белгече Татарстанга урология өлкәсендә җөйсез уникаль технология алып кайтты. Бу хакта “Татар-информ”га балалар уролог-андрологы штаттан тыш баш эксперт Наил Әкрамов җиткерде.

Балалар урологы Германиядә стажировкада булып, чит ил белгечләре куллана торган җилем ысулы белән сөннәткә утырту җөйсез уникаль технологиясен өйрәнеп кайткан.

Россиядә андый препаратлар кулланылмый. Уникаль технология Казанда беренче тапкыр кулланылачак.

“Җилем препараты кулланган операция җәрәхәтләрсез үтә, җөе булмый һәм иң мөһиме – ярага чит микроорганизмнар керми, төзәлүе дә тизрәк була”, - дип җиткерә белгеч.

Яңа методика буенча Казанда Республика клиник балалар хастаханәсендә ике операция ясалган инде. Белгеч әйтүенчә, җөйсез яңа технологияне куллану сөннәтләү өлкәсендә генә тукталмаячак.

 

 

Фото: архив/Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан