Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казанда дарулар китерү буенча электрон хаб онлайн - офлайн эшләячәк

СБЕР ЕАПТЕКА ачу иртәгә, 27 ноябрьдә планлаштырылган.

Иртәгә Казанда даруларның электрон хабын ачу тантанасы булачак, ул препаратларны складтан ук илтеп бирү (онлайн) һәм офлайн рәвештә сатачак. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Берничә атна элек Рөстәм Нургали улы Миңнеханов даруханәдән дару препаратлары хабы барлыкка киләчәк объектны карады. Президент тарафыннан 27 ноябрьгә билгеләнгән сроклар үтәлгән. Иртәгә бу объектны ачу планлаштырыла", - диде Галимова.

Чарага холдингта медицина юнәлешенә кураторлык итүче Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец килүе көтелә.

Хаб бинасы Сәет Галиев урамы, 6нчы йорт адресы буенча складта урнашкан. Объект онлайн һәм офлайн форматта эшләячәк.

"Интернет ярдәмендә сезгә бер сәгать дәвамында (Казан шәһәре буенча) китерелә торган препаратка заказ бирергә мөмкин булачак, яки хабка үзегез килеп касса аша, гадәти даруханәдәге кебек, дару чараларын сатып алырга мөмкин булачак», - дип белдерде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Хаб ассортиментында якынча 18 мең төрле препарат булачак. Ул көн саен 1 меңгә якын заказга хезмәт күрсәтә ала. Даруларны китереп бирү өчен 20 курьер җәлеп ителгән.

"Рецепт буенча бирелә торган даруларны кешеләр электрон рецепт ярдәмендә алачак. Бу мәсьәлә хәзер эшләнә», — дип өстәде Лилия Галимова.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сбер ЕАптека