Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казанда җәмәгать транспортында 35 кеше битлексез булган

Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узган.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Җәмәгать транспортында 35 кеше битлексез йөргән. Бу хакта Татарстан башкаласының транспорт комитетында хәбәр иттеләр.

Комитет, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре 358 автобус, трамвай һәм троллейбусны тикшерде. Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узды.

Белгечләр 35 закон бозучыны ачыклаган. 34 пассажир тикшерүчеләрнең кисәтүләреннән соң ук битлек кигән, ә берсенә җәмәгать транспортыннан чыгарга туры килгән.

Еш кына җәмәгать транспортында студентлар һәм кечкенә балалары булган әниләр битлексез йөри – соңгылары сабыйга битлек кияргә кирәкми, дип саный.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрнең булуын тикшерү буенча рейдлар Балтачта да уза. Күптән түгел полиция хезмәткәрләре районның сәүдә нокталарында рейд үткәрделәр.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре сатучылардан антисептиклар, битлекләр һәм перчаткалар булуын, шулай ук сатып алучыларның шәхси саклану чаралары булу-булмавын тикшерде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 чикләүләр битлек полиция рейды