Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казанда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды

Һәркем телефон буенча яки җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсенә белгечләргә шәхсән мөрәҗәгать итә ала.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казанда Татарстан Иҗтимагый палата каршында сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды.

Теләге булган һәркем 9.00-14.00 сәгатьтә 8 (843) 567-81-69 телефоны буенча белгечләргә сорау яки шикаять белән мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук Батурин урамындагы 7а йортында урнашкан офиста 136нчы бүлмәдәге белгечләргә шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Без мөрәҗәгатьне алуга барлык җаваплы затларга хәбәр итәбез. Бездә республика хастаханәләренең баш табиблары телефоннары бар, сорауларны аларга җибәрәбез», — дип ачыклык кертте Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы, Дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле үзәге җитәкчесе Артур Мостаев.

Барлык шикаятьләрне һәм сорауларны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Җәмгыять советы вәкилләре һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кабул итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия