Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казанның 16нчы хастаханәсендә коронавируслы йөз яшьлек пациентны терелттеләр

Пациент кислород бирүгә мохтаҗ түгел, аны интенсив терапиягә бармыйча дәвалаганнар.

16 нчы номерлы Казан клиник хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авыруларны дщвалау госпиталеннән яңа коронавирус йогышын җиңеп чыккан йөз яшьлек пациентка өенә кайтарып җибәрделәр. Бу хакта клиника терапевты, пациентның дәвалаучы табибы Рамилә Зарипова сөйләде.

Озын гомерле ханымның хастаханәдә үткәрелгән компьютер томографиясе үпкәләрнең зарарлану күләме 15% тан артып китмәвен күрсәтте. Беренче ПЦР анализы уңай нәтиҗә бирде.

«Авыруның коронавирус йогышы гына түгел, шулай ук шуңа бәйле өзлегүләре дә авыр булды», — дип сөйләде дәвалаучы табиб.

16нчы хастаханәнең табиблары Казанда яшәүче бу ханымга туры килә торган гормонотерапияне һәм канны сыекландыручы препаратлар сайлап алганнар.

«Пациентның хәле тотрыклы, сатурация ягъни кандагы кислород дәрәҗәсе, яхшы-96-98. Ягъни ул кислород ярдәменнән башка мөстәкыйль сулый, ", - дип билгеләп үтте Рамилә Наил кызы.

Бүген өлкән яшьтәге пациентканы өенә озаттылар, анда туганнары һәм якыннары белән бергә ул терапияне дәвам итәчәк.

«Иң мөһиме, алар бездә җитди авырудан соң һәм бернинди өзлегүләрсез озак гомер кичерсеннәр", - дип уртаклашты дәвалаучы табиб.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19