Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

КАЗНАЛЫКЛАР НЫК БУЛСЫН ДИСӘҢ

Казналык проблемаларының беренче билгесе — сизгерлек арту, кызарып тору, теш чистартканда канау. Моны игътибарсыз калдырмагыз. Алга таба ул казналыклар ачылу, тешләр какшау, иммунитет начарлану, йөрәк авырулары, диабетка китерә ала.

Казналыклар канаса да, тешне көнгә ике тапкыр чистартырга кирәк. Тик иң йомшак щетка һәм балалар өчен чыгарылган паста алыгыз. Пастага аз гына чәй содасы өстәргә мөмкин. Сода йогышсызландыра, казналыкны ныгыта. Канәфер чәйнәү, көнгә 2-3 мәртәбә канәфер, имән кайрысы төнәтмәсе белән чайкауның файдасы бар. Ул авыздан начар ис килүне дә бетерә. Казналыклар ялкынсынмасын өчен яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк ашагыз, тәмәке тартуны ташларга, кофе, каты чәйне киметергә кирәк.
Кичен тешләрне чистартканнан соң, казналыкларга 1-2 минут имән бармак белән массаж ясагыз. Ул казналыкларда кан йөрешен яхшырта, шешүне киметә.
"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев