Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чир кискенләшә, сакланырга кирәк

6 октябрь көнне район советының утырышлар залында, район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында, эпидемиягә каршы комиссия утырышы узды.

6 октябрь көнне район советының утырышлар залында, район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында, эпидемиягә каршы комиссия утырышы узды. Утырышта сүз районда коронавирус чиренең торышы, аннан саклану чаралары турында барды. Район үзәк хастаханәсеннән килгән вәкил-табиб Рәшит Шәфигуллин райондагы хәлнең кискенләшүе турында белдерде, аның чыгышыннан күренгәнчә, районда ОРВИ белән авыручылар артканнан- арта, шул ук вакытта коронавируска анализ тапшырып, нәтиҗәләре уңай килгән авыручылар да бар. “Без коронавирус белән авыручыларны райондагы  дәвалау учреждениеләренә сала алмыйбыз, алай каралмаган, – ди табиб. – Әмма, тиешле шартларда, өйдә дәвалану өчен күрсәтмәләр бирәбез. Хәлләре авыраюга мөрәҗәгать итәргә кушабыз. Хәле кискен булганнарны Арча, я Казан хастаханәләренә озатабыз”.

Соңгы көннәрдә уннан артык пациентны Арчага, Казанга җибәргәннәр инде. Арчага үпкәне тикшертергә дә әледән-әле барып торалар.

Шуңа да карамастан, кешеләрнең бик сирәге генә сакланып йөри. Табиб чыгышыннан соң сүз районның полиция бүлегеннән килгән җаваплы вәкил Фәнис Газизуллинга бирелде.

Ул исә җәмәгать урыннарында маскасыз йөргән өчен 12 ведомство вәкиле чара күрә ала диде. Коронавирус белән бәйле вәзгыятьне күзәтүдә тотучы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов түбәндәгеләрне белдерде:

– Комиссиянең максаты – беркетмәләр төзеп, халыкка җәза бирү түгел, ә халыкка хәлнең катлаулы икәнлеген аңлату, чирнең куркыныч булуын искәртү, ничек тә чирне булдырмау, район халкын саклап калу, маскалардан йөрсеннәр өчен гел кисәтеп тору.

Бу атна ахырында полиция хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүләр-рейдлар башлана. Утырышта мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә нинди саклану чаралары кулланыла, шул хакта да сөйләшенде.

– Безгә, район халкына, максималь дәрәҗәдә саклану кирәк инде хәзер, –диде район башлыгы утырыш азагында. – Яңабаштан саклану мәсьәләләрен күтәрергә тиешбез. Чөнки хәл кискенләшә бара. Эш беркетмәләр төзүгә генә кайтып калмаска тиеш, һәрбер оешма-предприятие, учреждение саклык чаралары күреп эшләргә бурычлы, шул ук вакытта һәрберебез дә үз-үзебезне сакларга тиешбез. Аңлату эшләре, кисәтүләр даими булып торсын!”

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау