Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күңелләргә шифа бөркүче – Алсу Гәрәева

Балаларның көзге каникулларын файдалы үткәрү максатыннан, күчмә китапханә белән берлектә, яңа төзелгән ФАПта кунакта булып, фельдшерыбызның хезмәте белән якыннан танышып уздык

Районыбызда хөрмәткә лаек һөнәр ияләре һәм шәхесләр күп,әлбәттә! Шулар арасыннан аерып, авыл халкы өчен бик тә кирәкле һөнәр иясе - авылыбыз фельдшеры Алсу апа Гәрәевага рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Үз хезмәтенең чын горурлыгы, алай гына да түгел, акыллы,төпле киңәшләре белән һәркемнең күңеленә дә шифа бөркүче, зур хәрефләрдән язарлык шәхес тә ул!


Балаларның көзге каникулларын файдалы үткәрү максатыннан, күчмә китапханә белән берлектә, яңа төзелгән ФАПта кунакта булып, фельдшерыбызның хезмәте белән якыннан танышып уздык. Алсу апабыз балаларга "Сәламәт булыйк!" исеме астында әңгәмә үткәреп, күп кенә кызыклы мәгълүмат ирештерде.

Барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткереп, туасы таңнарыгыз бары сөенечләрдән генә торсын, тормышыгыз саулык-сәламәтлектә узсын, хезмәт юлыгыз һәркем өчен үрнәк булып, гаилә тынычлыгында, тормыш бөтенлегендә яшәргә язсын Сезгә, дигән изге теләктә.

 

Зилә Ильязова,
Көек авылы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фап