Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кендек әбиләремә карата хөрмәт хисләре күңелдән китми

Улымны тудырганга 31 июльдә ике ел була. Балама гомерне операция юлы аша бирергә туры килде. Кызымны Казан хастаханәләренең берсендә алып кайттым.

Ә монысында мин табарга тиешле бәбиләтү бүлекләре ремонтта иде. Якыннарым куркуга калды. Башкасына бар, диләр. Беркая да бармыйм, Балтачта табам, гомерең бетмәсә, кайда да шул инде ул, дигән фикердә калдым. Кирелегемне битәрләүчеләр күп булды. Авырлы дип тормадылар, орышып та куйдылар, эндәшмәс тә булдылар. Бу очракта инде мин үземне генә уйлыйм, якыннарымны уйлап та кармыйм булып чыкты. Әмма мин үзем хөрмәт иткән акушер-гинеколог Резеда Ильясовага ышана идем, чөнки ул минем кызымны авырда чакта күтәрергә-саклап калырга ярдәм итте. Шулай ук яңарак кына эшкә килгән табибә булса да, хәйран макталырга өлгергән Ильмира Мәҗитованың да аның янәшәсендә булуын телем белән әйтмәсәм дә, күңелем белән теләдем. Беренче баланы авырдан тапсаң, икенчесендә әллә ниләр уйлап бетерәсең икән ул, хәттә үзеңне башкача, дөнья белән саубулашкандай әзерлисең икән. Балага да гомер бирәсе килә, малай бит, кызыма иптәш, таяныч, аллабоерса.
Приемга йөргәндә табибә Наилә Камалиеваның кабул итү чорына туры килдем - ул инде бигрәк ягымлы, һәрбер авырлы ханымга җайлап кына эндәшә, дуслар кебек тота үзен, төрле чагы буладыр, ләкин каты бәрелеп, орышканын күрмәдем.
Операциягә, гадәттәгечә, шәфкать туташы Ләлә апа белән бергә өченче катка, хирургиягә мендек. Кызык, баскыч буйлап менәм , үзем уйлыйм, әллә "пычак астына ятарга, әллә берәрсенең хәлнен белергә генә менәм". Арттан кызым да елап тәпили, (энесенең тууын әтисе белән хастаханәгә килеп көттеләр алар).
Операция залына кердек. Ап-актан киенеп куйганнар, хур кызлары мыни, авызларында маска. Берсен дә танып булмый. Шулай да Резеда Мәгъсүмовнаны күзләреннән таныдым һәм мин сезгә ышанам дигән сүзне әйтә алдым. Аннан инде анестезиолог Наил Мөхәммәтгалиев йокыга талдырды. Колагымда якыннарымның "башкаеңны харап итәсең, бала" дигәне яңгырый. Аңлыйм ла, Казанда медицина җиһазларының да, персоналның да бездәгедән яхшырак икәнен һәм күрдем лә ничек ярдәм иткәннәрен - әниләр бала тапты да 4-5 көннән өйләренә кайтты, ә мин 19 көннән соң гына чыгып китә алдым. Баламны да тууга ук кулларыма бирмәделәр.
Күзләремне йомгач, ап-ак бинага килеп кердем. Анда кемнәр беләндер бик озак сөйләшеп утырдым. Аңыма киләм.... Кемдер кулымны кысп тоткан, шулай айнытулары икән... Сезне ишетәм, дигәч, кулымны җибәрделәр, ләкин тагын нидидер җылы кул кулымны үзенә алды, медсестра булып эшләүче Гөлчәчәк апам икән. Рәхәт булып китте. Аның чибәр йөзен томаннар аша булса да күрәм. Мин исән, ә балам ничек? Ул да әйбәт! Әнә, педиатр Наилә ханым шул хакта әйтеп тора. Я Алла, эшемдәге күпме мораль газапланулар белән күтәргәннән соң да балам сөбханалла. Тизрәк күрәсе иде. Тик иртәгә генә күрәм шул әле мин аны. Казандагы кебек, озак күрми торсаң нишләргә... Кичкә тем-турам нык күтәрелсә дә, сәламәтлегемдә минуслар сизелә башласа да, артык хафаланмаска тырыштым. Шәфкать туташлары йокларга тырыш дисәләр дә, төне буе керфек тә какмадым. Кызымны сагынып, улымны күрәсем килеп яттым. Рәхмәт иремә, хастаханәдән һич тә китмәде, кызымны да гел алып килде. Төнге дежурда Ильмира Мәҗитованың булуы сәламәтлегемдәге минусларны җайга салды. Вакытында дәваны бирә белде. Реанимациядәге кызлар үз эшләренә шулкадәрле җаваплы карыйлар, рәхмәттән башка сүз юк аларга. Сәламәтлегеңдә хилафлыклар булмаса, рәхәтләнеп үз җиреңдә бала тап икән. Булса, алар үзләре үк Казанга "куалар".
Икенче көнне палатага төшерделәр. Баламны керттеләр. Яңа тормыш башланды. Бәбәйләтү бүлегендә персонал белән якын дуслардай аралашабыз, сөйләшәбез. Кемгә ничектер, безнең палатада шулай булды. Шубаннан Ландыш, Сосна Пүчинкәсеннән Нурзилә, Балтачтан Гөлнара, Арбордан Энҗе, - бертуганнардай яшәп җибәрәбез... Әле дә аралашабыз.
Балалар табибәсе Наилә ханым көн дә сабыйларыбызның хәлен җиткереп тора, Резеда Мәгъсүмовнаны әйткән дә юк, ул һәрчак йомшак, ягымлы инде. Сабыйлар карауда - шәхсән үземә Вәсилә апа, Гүзәл, Эльвира, Әлфия, Катерина туры килде, бик тә канәгать калдым алардан. Санитаркалар Рәсимә һәм Катя белән дә уртак тел табып була. Шәфкать туташлары да белән дә сөйләшергә җайлы -- тыйнак булсаң, чиста торсаң, мәшәкатьләр тудырмасаң аны-моны әйтүче юк икән монда дигән фикердә каласың.
Палатадагы бер хатынның, иртәгә өйгә кайтам дигәндә генә, хәле кисәк авыраеп китте - алып кала алырлар микән дип бик борчылдык, и йөгерделәр инде, балалакайның гомерен Казан табиблары килгәнче саклап тора алдылар. Бу хәлдән соң бала тудыручыларга хөрмәтебез артты.
Казан дигән булабыз, пычак җәрәхәтенең авыртуын баса торган укол да ясамыйча тилмертеп яткырганнар икән үземне, ярамый имеш. Монда бөтенләй киресенчә булды. Үземне патша кебек хис итеп яттым. Чит җирләрдә олтан булганча, үз илендә солтан булуга җитми шул. Рәхәтләнеп хәлеңне белергә киләләр, апам көн дә килә. Аның табибәсе Чулпан Илдаровна баштан ук ташламады, хәлемне контрольдә тотты.
Вакыт уза, ләкин кендек әбиләремә, баламны якты дөньяга тудырырга ярдәм иткән кешеләргә карата хөрмәт хисләре күңелдән китми. Ышанычымны аклаган шәфкать ияләренә әле дә рәхмәтлемен. Ә инде бала табарга әзерләнгән ханымнарга исән-имин балагызны табып, аның тәмен-ләззәтен тоярга, сабыегызга күкрәк сөтегезне бүләк итәргә язсын иде дип телим.
Бу язманы ник яздым: кайчак беренче балаларын алып кайтырга җыенган әниләрне курку хисе биләп ала, алар уңайлылыкларны читтән эзли башлый. Әгәр сәламәтлегегезгә ышанасыз һәм акушерка биредә таба аласыз ди икән, акча туздырып, читтән сыену эзләп йөрү кирәкми дә. Үз җирлегебездәге бала тудыру бүлеген генә ябып куя яки башка районга күчерә күрмәсеннәр.
Фото: http://uokb.ru/?start=30

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250