Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кеше гомерен саклап калу – батырлыкка тиң. Сүз кемнәр хакында? (+бик күп фото)

Районыбызның сәламәтлек сагында торучылар пандемия чорында батыр йөрәкле булуларын дәлилләде

Июнь аеның өченче ял көнендә Рәсәй күләмендә медицина хезмәткәрләренең традицион һөнәри бәйрәме билгеләп үтелде.
Һәр һөнәр кирәкле, ә менә медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең вазыйфасы аеруча да җаваплы, ул кеше гомерен саклап калуга, кеше сәламәтлеген кайгыртуга бәйле.
Район халкына илле өч медицина учреждениесе – үзәк хастаханә, Чепья, Яңгул, Кариле дәвалау амбулаторияләре һәм дә кырык тугыз авылда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) хезмәт күрсәтә. Аларда дүрт йөздән артык хезмәткәр эшли, шуның алтмыш өче табиблар, ике йөзгә якыны урта медицина хезмәткәрләре. Халыкка беренчел медицина хезмәте күрсәтү 100 процент кадрлар белән тәэмин ителгән. «Киләчәктә дә борчылырга бик урын юк дип саныйм, табибларыбыз, шәфкать туташларыбыз җитәрлек», ди баш табиб Газинур Дәүлиев. Ел саен укучыларны максатчан юллама белән югары уку йортларына һәм башка медицина учреждениеләренә җибәрәләр икән. Мәсәлән, узган ел тугыз укучыга шундый юллама бирелгән. Ординатурада укучылары да бар.
Халыкка медицина хезмәтен тагын да якынайту максатыннан, сәламәтлек өлкәсендә республика һәм федераль ярдәм югарылыгында 2010 елдан бирле күпкырлы эш алып барыла, материаль -техник базалар яңартыла. Заманча медицина җиһазлары табиблык эшчәнлегендә нык ярдәм итә, диагнозларны дөрес куярга булыша. Дәүләтнең максатчан программасы нигезендә унҗиде авылда модульле ФАПлар төзелде, унҗиденчесе Борнак авылында салынды, кырык тугыз ФАПка интернет кертелде, компьютерлар кайтарылды. Боларның барысы да авыл кешесенең сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә гамәлгә ашырыла, кыйммәтле дефибриллятор аппаратлары кайтуы, имгәнгән кешеләрне күчереп йөртү өчен шиналар, щитлар кайткан, ясалма сулыш алу өчен электрокардиологик апппаратлар да кайтыр дип көтәләр. Диагностика һәм дәвалау процессын югары дәрәҗәгә күтәрү өчен куәтле компьютер томографы куелган, әлеге аппарат белән табибә- рентгенолог Алена Данилова эш итә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме нәтиҗәсендә эндоскопия, колоноскопия аппаратлары да кайтартылган. Алар өчен аерым кабинетлар булдырылган. «Бу уңайдан районыбызның төзелеш оешмаларына аерым рәхмәтлебез, – ди баш табиб.– Әлеге кабинетлар аларның иганәчелек ярдәме белән эшләнде».
Шулай ук министрлык ярдәме белән 14 санитар автомобильгә ия булганнар, шуның 12се «Лада Ларгус» , 1 микроавтобус, 1 ашыгыч ярдәм бүлеге машинасы. 6 машина авыллардагы фельдшерларга бирелгән.
Һәрбер өлкәдә дә иң зур байлык – һөнәри югарылыкта яхшы дәрәҗәдә хәзерләнгән кадрлар. Биредәге коллективның эшчәнлеге дә югары дәрәҗәдә бәяләнә, республика күләмендә күрсәткечләре яхшы. Гаилә династияләре белән эшләүче табиблар да бар, Вероника белән Ленар Гыйматдиновлар 1998 елда Удмуртиядән күчеп кайтканнан бирле хезмәт куялар, Ләйсән һәм Владислав Трофимовлар да районда мәгълүм шәхесләр, Яңгулдан Фатыйма һәм Илһам Фазлыевлар һәм башкалар. Баш акушер-гинеколог Ильмира Мәҗитованың да улы Аяз табиблык эшчәнлеген районыбызга багышлады. Былтыр районга 5 табиб кайтты: әтисе Фәнил кебек теш табибы һөнәрен сайлаган Рөстәм Әхмәдуллин Чепья зонасында бер ел эшләү дәверендә халык арасында абруй казанды, хезмәтен бик яраталар, мактыйлар. Кыргыз егете Актилек Ырысбаев станционарда табиб-хирург, онколог эшләрен дә алып бара, яңа УЗИ аппаратында эшләү өчен дә аерым табибәбез – Зөләйха Баһаветдинова бар икән хәзер, Балтач кызы Резеда Сафина Кариле амбулаториясендә матур гына эшләп килә, казах якларында эшләп алган Нишанбаев Шохрух Икромжонович поликлиникада хирург хезмәтен башкара. Халык күңелен яулаган табиб - хирург Сәетәхмәт Гаипназаров килгәннән бирле хезмәте белән мактаулы, табиблар Рүзәл Камалиев, Адел Җаббаров бертөркем хезмәткәрләр белән «кызыл зона»да эшләп, әлеге авыруга каршы көрәштә фидакарьләрчә эшләгән һәм ул чирне җиңеп чыккан табиблар.
Сәламәтлек сагында торучылар – гомер-гомергә кирәкле, изге, игелекле, кадерле һөнәр ияләре булдылар. Соңгы елларда булган вакыйгалар аларның үз эшләренә тәвәккәл, фидакарь, батыр йөрәкле булуларын дәлилләде. «Нинди генә очракта да без һәрвакыт әзер», дигән девизны аларның хәзер күз карашларында ук та шәйләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев