Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кәгазьдә – бушлай, гамәлдә түләүле?

Хастаханәдә ятканда дарулар бушка булырга тиешме? Ни өчен УЗИда күренергә, хастаханәгә кереп ятарга чират?

Исеменнән күренгәнчә, март аенда редакциябезгә түгәрәк өстәл сөйләшүенә әнә шундый бик күпләрне борчый торган гаять актуаль теманы сайладык. Аңлагансыздыр инде, сүз медицина ярәме күрсәтү турында. Сөйләшүдә район прокуроры Айрат Низамиев, үзәк хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев, «Ваш доктор» шәхси дәвалау үзәге директоры Наил Мөхәммәтгалиев, район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, республика “Ак Барс мед” компаниясенең региональ бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль Сөнгатов, әлеге компаниянең Казандагы һәм Балтачтагы баш белгечләре Екатерина Яковлева, Айсылу Васильева катнашты. Сөйләшүне баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев алып барды.

Вакыйф ЗӘКИЕВ: – Төп сүзгә күчкәнче иң элек сезне редакция почтасына килгән хатлар-сораулар белән таныштырыйм әле. “Закон буенча стационарда дәваланучылар өчен барлык медикаментлар да бушлай бирелергә тиеш. Әмма еш кына стационарда дәваланганда безгә әле ул, әле бу дару юк дип, күп әйберне түләп үзебезгә алдыралар. Кәгазьдә – бушлай, гамәлдә – түләүле булып чыгамы инде бу? Безнең илдә бушлай медицина дигән әйбер бармы соң ул? Хастаханәдә ятканда дарулар бушка булырга тиешме? Законда каралган булса да, аның үтәлеше төрле җирдә төрлечә. Югыйсә, һәрберебезнең кулында медицина страховкасы полислары бар. Анда гражданнарга үзләре беркетелгән поликлиникада белгечләргә күренү, дәвалану бушлай булырга тиеш диелгән. Чынлыкта без хокукларыбызны белмибез, барысы да шуннан килеп чыга”, – дип яза бер укучыбыз. Тагын берсе: “Нигә бушлай анализлар бирәсе булса, берничә көн чират көтәсе, ә түлим дисәң, шунда ук хәл ителә? Ни өчен УЗИда күренергә, хастаханәгә кереп ятарга чират? Түләүле УЗИлар дөресме ул, акчасын кайтарып алып буламы? Хастаханәдә үз даруларың белән дәвалангач, аның да акчасын кире кайтарып алып буламы?” – дип сорый. “Тиеш нәрсә күп, тик чынбарлыкта барысы да проблемалыга әйләнә. Ә бит бу проблемалар авыруны борчырга тиеш түгел. Әйтик, ул хастаханәгә килә икән, аның табибның ярты штатка эшләвендә, кирәкле дарулар булмауда эше булмаска тиеш. Ул биредә тиешле дәва алырга тиеш. Шул гына. Компетентлы кешеләр аны оештырырга бурычлы”, – дип фикер белдерүче дә бар. Кыскасы, менә шушындый киңкырлы сөйләшүгә җыйналдык бүген.

Ссораштыру:
Ә сезнең мондый хәлләр белән очрашканыгыз бармы?
–Юк
–Нинди булмаган!
–Бөтенесе дә нәкъ шулай
–Авырулар да артты, авыручылар да күп. Бу хәлләрне аңлап кабул итәргә кирәктер инде
–Балтачта гына түгел, бөтен җирдә шул хәл
–Теләгәндә бөтенесенә дә тәртип кертергә була

 

(Тулы язманы киләсе санда укырсыз.)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түгәрәк өстәл