Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хабаровскида янә балалар зыян күргән

Бу юлы дәваханәгә 24 баланы китергәннәр.

Хабаровскида фонтан янында уйнаганнан соң, дәваханәгә эләгүче балаларның саны тагын арткан. Алдагы көннәрдә эчәк инфекциясе белән 19 баланы салган булсалар, янә биш сабый нәкъ шундый ук диагноз белән китерелгән.

Табиблар әйтүенчә, дәваханәдә тикшерү үткән 24 балада да бертөрле үк симптомнар — косу, хәлсезлек һәм эч авыртуы күзәтелә.

Бу көннәрдә дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегенә 37 бала китерелә. Төбәк Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, алар арасында бик авыр хәлдә ятучылар юк.

Ачыклануынча, балаларның барысы да Ленин исемендәге стадиондагы фонтан янында ял иткән. Белгечләр авыруның чыганагы шунда булу-булмавын тикшерә, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар агуланган