Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хастаханәдә – яңа бүлек

Бүгенге көндә вакытлыча йогышлы авырулар бүлегендә 26 авыру дәвалана.

30 ноябрьдә Балтач үзәк хастаханәсендә коронавирус инфекциясе, вируслы үпкә ялкынсынуы (пневмония) белән авыручыларны дәвалау өчен вакытлыча йогышлы авырулар бүлеге ачылды.

Быелның апрель аеннан башлап бөтендөнья, Россия,Татарстан илкүләмендәге кебек үк районыбызда да коронавирусны йоктыручы кешеләр күпләп теркәлә.

Коронавируслы үпкә ялкынсынулы авырулар саны бүгенге көндә дә югары цифрларда. Хәле начараеп, организмдагы кислород күләме тиешле нормадан кимеп, суларга авыр була башлаган, хастаханәгә ятып дәвалану кирәк булган пациентларның артуын һәм кимемәвен истә тотып, бу бүлекнең ачылуына ихтыяҗ туды.

Мондый авырулар әлегә кадәр Казанның йогышлы авырулар хастаханәсенә, республика клиник хастаханәсенә, җиденче шәһәр хастаханәсенә җибәрелде. Бүгенге көндә вакытлыча йогышлы авырулар бүлегендә 26 авыру дәвалана. Өйдә дәвалану алучы, җинелрәк формада коронавирус инфекциясен кичерүче авырулар участок табибларының даими күзәтүе астында.

Район халкына мөрәҗәгать итеп шуны да әйтеп үтәсе килә, апрель аеннан бирле бик зур өстәмә авыр хезмәт башкаручы медицина хезмәткәрләрен, табибларны аңлап, чиратларда сабыррак булсыннар иде. Поликлиникада, беренче чиратта, югары температурасы булган авырулар, инфекция таратмау максатында, аерым ишектән фильтр-бокста карала. Шуларны истә тотып, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булмаганда,  рецептлар,справкалар алу өчен Балтач бистәсендә хастаханәгә якын яшәүче гражданнар обедтан соң мөрәҗәгать итсәләр, хастаханә администрациясенә эшне оештыру да җиңелрәк булыр иде.

Бөтен дөнья өчен бу авыр вәзгыятьтә, кеше тормышы өчен куркыныч коронавирус авыруын бар халык бергә берләшеп, тиешле эпидемиология таләпләрен катгый үтәп, үзе һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген кайгыртсак кына, җиңеп булыр.

Чулпан Мөхәммәтгалиева,
баш табиб урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач коронавирус