Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хатын-кызлардан кемнәргә ковид бик куркыныч?

Ә менә гүзәл затларның кайберләренең гомере өчен дә әлеге авыру бик зур куркыныч тудыра икән.

Ир-егетләрнең коронавирус инфекциясеннән хатын-кызларга караганда 1,7 тапкыр күбрәк үлүе хакында ишеткәнегез бардыр инде. Ә менә гүзәл затларның кайберләренең гомере өчен дә әлеге авыру бик зур куркыныч тудыра икән.

Хатын-кызларның организмын таҗлы вирустан гормоннар саклый, ди галимнәр. Әмма бу барлык ханымнарга да кагылмый. Герберт Вертхайм медицина колледжының соңгы курс студентлары әлеге җәһәттән махсус тикшеренүләр үткәргән һәм шундый нәтиҗәгә килгән: кайбер хатын-кызлар өчен таҗлы вирус эләктерү үлем белән тәмамаланырга мөмкин.

Гүзәл затларның организмын куркыныч инфекциядән саклаучы җенси гормоннар 50 яшьләрдә азая, шуңа бу яшькә җиткәннәрнең коронавирустан вафат булу хәвефе дә бермә-бер арта. Менопауза яшендәге ханымнарга үзләренең сәламәтлегенә бик игътибарлы булу, авыру билгеләрен сизү белән кичекмәстән дәваханәгә мөрәҗәгать итү кирәк, дип кисәтә табиблар.

Тагын бер төркем хатын-кызларга коронавирустан аеруча саклану зарур. Бу - яңа гына әни булган яшьләр. Аларның организмында бала тапканнан соң прогестерон гормоны кисәк кенә түбәнәя. Нәкъ менә шул вакытта ковидның тантана итүе ихтимал.
Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, кызлар!


Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19