Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хиджама ясаттым диләр, нәрсә ул?

Дәвалау ысулы канлы банка...

Минем бу ысул белән кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылуыма тиздән дүрт ел була. Гомеремне хирург булып үткәрдем. Авыртуларны икенче төрле юл белән дәвалап була дип күз алдына да китерми идем. Соңгы хаҗ вакытында Мәккәдә хиджама куярга өйрәндем. Кайтканда кирәкле инструмент-корылмаларны алып кайттым. Хирург әтием аларны күреп: “Бу канлы банка, моны синең әбиең ала иде,” – диде.

Безнең илдә бу онытылган дәвалау ысулы. Кешелек дөньясы хиджама банкалары белән бик борынгыдан дәвалана. Аның тамырлары тарих ераклыгында югала. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) Миграҗ төнендә җиденче күккә фәрештәләр тарафыннан күчерелгәндә аңар: “Я, Мөхәммәт, сиңа һәм өммәтеңә – хиджама”, – дип әйткәннәр дигән сүз бар. Габделхак ибн Габбас әйтә: “Пәйгамбәребез башы авыртканда, аягының буыннары авыртканда, тартылганда хиджама эшләтә иде”.

Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ияреп, сәхабәләр һәм табигыйннар шулай дәвалана торган була. Борынгы халыкның төп дәвалану ысулы дару түгел, ә бәлки канлы банка (хиджама) булган. Тарихи чыганакларда Ауропада ике мең ел шулай дәваланганнар, хәтта унтугызынчы гасыр ахырына кадәр кан җибәрү йөрәк, кан тамырлары авыруларын да, үпкә кабару, кан басымы күтәрелү, агулану вакытында кулланылган.

Бүгенге көндә хиджама кую яңарыш кичерә. Ауропа, Кытай, Монголия, АКШ һәм Канада дәвалауда хиджама куллана торган дәүләтләр. Рәсәйдә дә хиджама кую үзәкләре ачылды.

Хиджама – гарәп сүзе, кан алуны аңлата. Иң файдалы кан алу – капилляр кан тамырларыннан. Һәр авыруның үзенең кан ала торган нокталары бар. Нәтиҗәсе искиткеч: кан басымы тигезләшә, лейкоцит дигән кан күзәнәкләре дистәрләрчә мәртәбә интерферон бүлеп чыгаруны арттыра (интерферон вирусларга, рак күзәнәкләренә, хәтта СПИДка каршы тора алучы аксым), эритроцитлар (кызыл кан күзәнәкләре) яңара, төрле шешләр юкка чыга, эчке бизләр эшчәнлеге яхшыра, кан хәрәкәте уңайлана.

Хиджама простатит, җенси көчсезлек, умыртка, кан басымы авырулары борчыса, иммунитет кимесә, кан тамырлары тарайса, я тыгылса, муен-җилкәдә авырту барлыкка килсә, геморрой, баш авыртуы, балага уза алмау, үпкә, йөрәк, буын, шикәр авыруы һәм башка күп авыруларны дәвалау я булдырмый калу өчен кулланыла.

Хиджама тәнне яңартып тору өчен иң яхшы ысул. Баш мие, күз күрүләр, эчке бизләр эшчәнлеген яхшыртулары һәр кешегә сизелә. Хиджама куйдырган кешегә Аллаһка дога кылырга һәм савыгуына ихластан ышанырга кирәк.

“Чынлыкта хиджама – савыгу” (хәдис 2128, “Сахих аль-джами)

Наил ЗАРИПОВ

PS.Алдан табиб белән киңәшләшү сорала.

фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәва