Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Химиотерапия дарулары тормыш өчен мөһим препаратлар исемлегенә кертелгән

10 декабрьдә Россия Хөкүмәте тормыш өчен мөһим препаратлар исемлегенә үзгәрешләр кертте.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Залитко). Химиотерапия өчен даруларны тормыш өчен мөһим препаратлар исемлегенә керттеләр. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы ярдәмчесе Виталий Флек хәбәр итте.

Дарулар исемлеге онкология белән авыручыларга химиотерапия өчен заманча һәм нәтиҗәле препаратлар белән киңәйтелде, диде Флек.

Онкология авырулары өчен диагностика чараларын көтү вакыты шулай ук үзгәртелде һәм утыздан ундүрт көнгә калдырылды.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев дүшәмбе көнне дарулар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Хәзерге вакытта исемлектә 735 позиция бар.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дарулар