Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡️☣️ Кичә Балтачта 3 кешедә яңа таҗлы вирус табылган

Татарстанда тәүлек эчендә covid-19 белән зарарлануның 80 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда тәүлек эчендә covid-19 белән зарарлануның 80 яңа очрагы ачыкланган, шуларның 1се читтән кертелгән, 79ы элемтә юлы белән йоктырган, дип хәбәр итә рәсми чыганак.

31 кеше хастаханәләргә салынган, 49ы өйләрендә дәвалана.

Иң күп авыручылар исемлеге өлкәннәр ягына авыша, бүгенгә 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 24, урта яшьләрдә (30-50) 20 кеше коронавирус йоктырган.

Авыру чигенә дисәк тә, ул хаман да бар әле, Казанда -30, Яр Чаллыда  - 15 (бишкә арткан), Күршеләребез Арча районында - 4 (кичә юк иде), Кукмарада, Теләчедә берәр, ә бездә - Балтачта - 3 очрак. Тагын бер искәртәбез, коронавирус беркая да китмәде, ул безнең арада, шуңа күрә саклык чараларын күрергә, төгәл үтәргә кирәк.

9 февральгә Татарстанда барлыгы 16 800 COVID-19 очрагы теркәлгән, 13 309 кеше, шул исәптән 82се узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Барлыгы 24 000 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендә үсеш - 2 755), шулардан 5 400 кеше икенче дозаны да кадатырга өлгергән.

81 122 доза комплект вакцинаның 29,6%ы файдаланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев