Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кичә Татарстанда коронавирустан тагын 11 кеше үлгән

19 октябрьгә республикада яңа 11 үлем очрагы теркәлеп, ковид корбаннары саны 877гә җиткән.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан 11 кеше үлүен һәм пандемия башланганнан бирле республикада 877 үлем очрагы теркәлүен, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ведомство хәбәрендә.

Коронавирустан 1935, 1938, 1943, 1944, 1946, 1949 1961 елларда туган җиде хатын-кыз үлгән. Шулай ук 1948, 1949, 1951 һәм 1957 елларда туган дүрт ир-ат вафат булган. Якыннарының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19