Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кил, ял ит, сихәтлән!

Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү булекчәсе 2014 нче елны шактый гына яңалыклар белән каршылады.

Ел башыннан булекчә 27 стационар һәм 1 ярымстационар урыннарга өлкәннәрне кабул итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә тернәкләнү бүлекчәсе урнашкан җирлектә яшәүче пенсионерлар һәм пенсия яшендәге инвалидларга (Чепья авылында яшәүче пенсионерлар хакында сүз бара) ярымстационар урыннарда гына тернәкләнү узу мөмкинлеге бирелә. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарына жиһазландырылган аерым бер бүлмә тәкъдим ителә. Пенсия яшенә җитмәгән райондашларыбыз һәм чит төбәкләрдән килеп тернәкләнергә теләк белдерүчеләрне дә үзебездә көтеп калабыз. Алар өчен түләүле 2 урынлы бүлмә каралган. 2014 нче елның гыйнварыннан башлап 15 көн дәвамында түләүле бер урынның бәясе 11663 сумны тәшкил итә.
Халыкны кызыксындыру максатыннан бүлекчәдә яңа дәвалау аппаратлары да булдырылды. Кардио-денс (йөрәк эшчәнлеген көйләү өчен), очки-денс (күз күрүен яхшырту өчен), остео-денс (суставлар өчен), массаж креслосы тернәкләнүчеләргә сихәтләнергә ярдәм итәчәк.
Фото: //http://morskoi-rai.ru/sanatorii-dzhemete/mechta.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250