Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Киләсе атнада Татарстанның сәүдә үзәкләрендә битлекләр йөрүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк

"Киләсе атнада без сәүдә комплексларында эшне көчәйтәчәкбез, чөнки без аларда битлексез йөрүче кешеләр күп булуын күрәбез", – дип аңлатты Патяшина.

Киләсе атнадан республиканың сәүдә үзәкләрендә татарстанлыларның битлек киеп йөрүләре буенча тикшерүне көчәйтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, ведомство хезмәткәрләре ешрак сәүдә үзәкләрендә, кафеларда һәм предприятиеләрдә тәртип бозуларны табалар.

"Киләсе атнада без сәүдә комплексларында эшне көчәйтәчәкбез, чөнки без аларда битлексез йөрүче кешеләр күп булуын күрәбез", – дип аңлатты Патяшина.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре концерт залларында һәм театрларда закон бозуларның иң күбесен терки. Исегезгә төшерәбез, хәзер аларда залларның тулылыгы 70%тан артмаска тиеш.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19