Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кинәт кенә, уйламаганда...

Кадерле әниебез, әбиебез Гарифуллина Мансура төнгә каршы бәлагә юлыкты, тиз генә ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иттек, аларның җитезлеге аркасында гына тиз арада Көшкәтбаштан хәтле әниебезне Балтач үзәк  хастаханәсенең  хирургия бүлегенә авыр хәлдә китереп җиткерделәр.

Безне ачык йөзле, мәрхәмәтле, ихласлы, үз эшенең осталары булган табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар каршы алды. Без яшь белгечләребезнең үз осталары булуына тагын бер кат инандык. Хөрмәтле табибларыбыз! Сайдахмат Гайпназарович! Жавланбек Мамашарипович! Владислав Васильевич! Хирургия бүлеге коллективы, “Ашыгыч ярдәм” коллективы! Сез гомерлек һөнәрегезне йөрәгегез кушканча сайлагансыз. Сез илебезнең иң зур байлыгы – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Сәламәтлекне бернинди байлык белән дә чагыштырып булмый, ул бәхет һәм тулы кыйммәтле тормышның нигезе булып тора. Шуңа бәйле, сезнең хезмәтегез кешеләр өчен кирәк һәм һәрвакыт ихтирамга лаек. Сезнең һәрберегез – бөтен күңелен, йөрәген, тырышлыгын биреп эшләүче, үз һөнәренә, Гиппократ антына тугры  чын табиблар.

Бүген медицинада эшләргә уңайлыклар тудырылган, югары технологияле җиһазлар кайтартылган, кайберләре ярдәмендә ирешелгән нәтиҗәләр кайчандыр фантастика булып тоелган дәрәҗәдә. Шулай да, әлеге җиһазлар бары оста кулларда гына могҗиза тудырырга сәләтле икәнен онытмаска кирәк. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Җаваплы, авыр һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен олы рәхмәт сезгә! Нәтиҗәләрегез күбрәк сөендерсен, һөнәрегез белән горурланып эшләргә язсын. Сезгә күпме рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр төсле. Барыгызга да олы рәхмәтебезне белдерәбез, игелекле һәм саваплы хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә саулык-сәламәтлек, тормышыгызда бәхет телибез.

Бик зур хөрмәт белән әниебез Мансура исеменнән балалары, киленнәре, оныклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев